Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гульназ Шайхи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02948-3
Скачать книгу
Марс Тукаев белән яңа гына никах укытып, гаилә корып җибәрделәр.

      Кытайдагы милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешләре белән якыннан танышу, милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашу өчен, Кытайның Үрүмче шәһәреннән 300 километр ераклыкта урнашкан Чишмә милли татар авылына юл алдык. Юлдашым – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов.

      5000 чакрым араны без Мәскәүгә поездда, аннан Новосибирскига һәм Үрүмчегә самолётта барып, ниһаять, Кытайга килеп җиттек. Безне бер төркем татарлар белән Кытайның кояшлы иртәсе каршы алды. «Барыр юл ерак», – дип, авыл рәисенең ярдәмчесе Сәмигулланың машинасына утырдык та Чишмәгә юл тоттык. Ул кытайча, уйгурча, казахча, татарчаны бергә кушып сөйли. Бик тырышкан очракта, тылмачым Фердинанд аша Сәмигулланың телен аңларга була әле. Ул сөйләгәннәрдән мин менә ниләр аңладым: Дуваң дигән кытай авылы 1989 елның 20 июлендә Шенҗан-Уйгур автономияле районы хөкүмәте тарафыннан «Чишмә милли татар авылы» дип үзгәртелгән. Авылда кытай, татар, уйгур, казах, үзбәкләр – барлыгы 4050 кеше яши. Шуларның 650 се татар. Чишмәнең башлыгы – Дәлил Кан, секретаре – Хан Җүн. Халык башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Дөге, кукуруз, фасоль, кавын, карбыз үстерәләр. Фермерлар да бар. Авылның шифаханәсе, 5 мәчете, мәктәбе бар. Мәктәптә барлыгы 380 бала укый, шуларның 100 е татар укучысы икән.

      Монда юллар бик яхшы. Машина зур тизлек белән барса да селкетми, тирбәлеп кенә барган күк. Кытайда мин трассада да, шәһәр эчендә дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөргән транспорт йөртүчене күрмәдем. Әле тегеннән, әле моннан җиңел машина, автобус, җәяүле йә ишәккә атланган кеше килеп чыгарга мөмкин.

      Тау-таш арасы. Комлык, корылык. Юл кырыенда куй, дөя көтүләре күренеп кала. Тәүлектән артык юлда бару үзен сиздерде, сөйләшеп бара торгач йоклап та кителгән. «Килеп җиттек» дип эндәшкәнгә уянып киттем. «Кая соң монда авыл, бу фермалар түгелме соң?» – дим аптырап. Баксаң, биредәге өйләр балчыктан салынган икән. Йорт итеп төзелгән мәктәп, авыл Советы һәм шифаханә бинасын гына күрдем. Халык бай яши дип әйтмәс идем. Кемдер «уфалла» арбасын ишәккә таккан, кемдер үзе тарта.

      Чишмәгә килеп җиткәч, Сабантуйның Тянь-Шань тавы куышында узачагы билгеле булды. Ул авылдан тагын 60 чакрым ераклыкта икән.

      Без машинада, борыла-сырыла, тауга күтәрелдек. Табигатьнең гүзәллеген язып та, сөйләп тә аңлатып бетерә торган түгел. Аны үз күзләрең белән күрү кирәк. Биек-биек таулар, мәһабәт, мәгърур чыршылар сәламли, тау битен юып, чишмә челтери. Җәйләүләрдә юл буйлап тирмәләр куелган. Монда җәй айларында халык куй, дөя, сыер, елкы көтә икән. «Татарның җитмәгән җире юк, монда да яши икән бит ул» дип уйлап, милләтебезнең таркалып яшәвенә җаным сыкрап куйды.

      Без, ниһаять, Киң Сай куышлыгында. Монда электр юк, шулай да генератор ярдәмендә ут куелган. Татарча музыка яңгырый. Көндез 38 градус жылы булса, кичкә суытты. «Бездә тауда көндез бик эссе, ә төнлә 4 градуска кадәр салкынайта», – диделәр. Безне Чишмә авылы җитәкчеләре, зурлап каршы алып, бер тирмәгә табынга дәштеләр. Иң беренче чәй чыгардылар. Чәй үзе яшел, үзе