Сыналганнар – сынатмый. Гульназ Шайхи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Гульназ Шайхи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-02948-3
Скачать книгу
Кади авылы егете Ислам хәзрәт Гомәров. 2000 елдан бирле ул гаиләсе белән Тольяттида яши. Шушы вакыт эчендә хәзрәт биредәге татарларның ихтирамын һәм хөрмәтен яулап өлгергән. Хатыны Альбина ханым белән кызлары Әминә, уллары Әмирдә дә туган телгә, татар тарихына, ислам диненә карата мәхәббәт тәрбиялиләр. Милли тормыштагы һәр эш Ислам хәзрәтнең хәер-фатихасы белән эшләнә. «Соңгы елларда милләттәшләребез ныклап дингә тартыла башлады. Җомга намазларына 400 ләп кеше җыела. Араларында яшьләрнең дә күп булуы сөендерә. Ә Ураза, Корбан гаетләре вакытында халык мәчеткә сыеп бетә алмый», – ди хәзрәт.

Якшәмбе мәктәбе

      Менә дүрт ел инде шәһәрнең 81 нче мәктәбендә Якшәмбе татар гуманитар мәктәбе эшли. Моңа хәтле мәктәп турында ишетеп кенә белә идем, үз күзләрем белән барып күргәч, бу эш белән шөгыльләнүчеләрнең фидакярлегенә, булганлыгына, тәртипкә исем китте.

      Биредә җиде яшьтән җитмеш яшькәчә 120 кеше белем ала. Татар телен өйрәнергә йөрүчеләр арасында башка милләт кешеләре дә бар икән. Укытучылары – Тәнзилә Таһир кызы Хәйруллина. Ул үзе Татарстанның Нурлат районыннан. Арча педагогика училищесын тәмамлаган, бүгенге көндә Әлмәттә мөселман мәдрәсәсендә укый. Якшәмбе мәктәбендә укучы балаларның кызыксынучанлыгы, укытучыларына хөрмәт йөзләренә чыккан.

      Тольяттида татар балаларына үз мохитләрендә белем бирүче тагын бер уку йорты бар. Ул – Олимпия прогимназиясе. Бакча-мәктәптә Мода театры эшли. Анда йөрүчеләр милли киемнәрдән шәһәрнең Мәдәният йортларында чыгышлар ясыйлар. Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле белән Казанга килеп, Камал театры бинасында башкалабыз тамашачысын да шаккатырганнар иде. Ә милли костюмнар тегәргә Тольятти Татар милли-мәдәни автономиясе ярдәм итә икән. Мәктәптә «Татар өе» почмагы да бар. Директорлары Светлана Пунченко әйтүенчә, киләсе уку елыннан, милли-мәдәни автономия белән берлектә, татар теле түгәрәге дә ачарга телиләр.

Сәнгатькәрләр

      Быел Тольяттида беренче тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» һәм «Татар җыры» бәйгеләрен берләштергән «Язлар моңы» фестивале узды. Әлеге чарада миңа да катнашырга туры килде. «Беренче коймак төерле була» дигән халык мәкален белсәм дә, шәһәрнең Татар милли-мәдәни автономиясе уздырган «Язлар моңы»н да «төер» күрмәдем. Бәйге тоткан 60 ка якын конкурсант арасында Тольяттиның үзеннән, өлкәнең Самара шәһәреннән, Камышлы районыннан, Ставрополь районының Сускан авылыннан да милләттәшләребез бар иде. Тольяттиның филармония концертлар залында ул көнне тальян моңы, татар җырлары, халкыбыз биюләре хакимлек итте.

      Тольятти милли-мәдәни автономиясе уздырган тагын бер милли бәйрәмебез – Сабан туена да тукталасым килә. Моннан ике дистә еллар элек бу шәһәрдә милләтпәрвәрләребез тарафыннан кабат торгызылган бәйрәмебезне автономия оештыра башлагач, ул бигрәк тә җанланды. Шәһәрнең уртасында, Идел елгасы буенда уза Сабантуй. Мәйдан һәр елны өлкәнең якын-тирә авыллары, шәһәрләрендә яшәүче 50 000 нән артык милләттәшләребезне үз кочагына җыя. Шунысын да әйтергә кирәк: Тольятти