– Чинең тамагың тукмы чоң? – диде.
Кәҗә бәтие, аның сүзләрен аңлагандай, нечкә генә итеп кычкырып куйды.
– Кая, мин дә карыйм әле күзләренә, – диде Нәбирә апа. – Хәзер аркасын син сыпыр.
– Гел шулай инде син. Мине гел аның белән сөйләштермисең, – диде Галимҗан абыйсы, чынлап ачуланган кебек итеп. – Син бит көн саен аның янында. Ә мин көне буена аны сагынып кайтам. Шулаймы, матуркаччаем? – дип, тагын бәрәннең колагына эндәште.
Алар, урыннарын алышып, бәрәнне иркәләүләрен дәвам иттеләр. Ислам керергә дә, кермәскә дә белмәде. Аның нишләптер тыны кысылды, күзләре, тамак төпләре әчеткән кебек булды. Галимҗан абыйсын ул дөньяда иң көчле кеше дип йөри иде. Әгәр теләсә, ул үзе бөтен дөньяны буйсындыра да, кызгана да ала, дип уйлый иде. Менә ул хәзер аның нишләптер көчле түгел икәнен күрде. Әфганстанда дошманнар белән көрәшкән Галимҗан абыйсы кәҗә бәтие белән уйнарга тиеш түгел кебек тоелды Исламга. Ә уйнаса ни булган? Берни дә булмаган, тик ул – олы кеше. Кәҗә белән дә, башка маллар белән дә Ислам уйный, Исламга ярый. Нигә олы кешеләргә кәҗә бәтие белән уйнарга ярамый? Андый закон юк бит. Кинәт аның эченнән ниндидер кайнар нәрсә күтәрелде дә, ул тавышсыз гына үкси башлады. Галимҗан абыйсы белән Нәбирә апа, кәҗә бәтиенең берсе муеныннан, икенчесе биленнән кочаклап, аңа әллә нинди җылы сүзләр әйтәләр иде. Ислам өйдән чыгып йөгерде, күңелен әллә нинди авыр сагыш биләде. Йөгереп, тыкрыктан инешкә төшеп китте. Инеш белән күктән алып, агачларның соңгы яфрагына кадәр алсу шәфәкъ нурына манчылган иде. Күңеленә дә әллә шушы алсу шәфәкъ, әллә башка сагыш тулып, ул кайнар күз яшьләренә тулы ирек бирде һәм җиргә капланып еларга кереште. Ул ник елаганын да аңламады. Тынычланырга теләп, күз яшьләрен сөртте. Әмма эчтәге теге кайнар нәрсә күтәрелеп түгелде дә аны тагын үксетеп җибәрде. Шул чакта Исламның күңелендә Галимҗан абыйсын юату теләге уянды. Бу теләктән ул сискәнеп китте. Ничек инде ул аны юата алсын? Ник юатырга? Шундый көчле кеше юатуга мохтаҗмыни? Ислам, иңбашларына коточкыч авыр йөк салган кешедәй, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, тыкрыктан өйләренә таба атлады… Урамга чыккач, Галимҗан абыйларының өенә борылып карады. Аларның тәрәзәләре кичке шәфәкътән кып-кызыл булып яна иде. Карамаган булса, әйбәтрәк буласы булган. Шул янган тәрәзәләрне күргәч, аның күзләренә тагын яшь бәреп чыкты, Ислам, ул якка карамаска тырышып, үзләренең өенә атлады…
Агач башындагы ак фил
Суфия апа беркөн дәресләрдән соң:
– Безнең мәктәптә киләсе атнадан район сәнгать мәктәбенең филиалы эшли башлый, – диде. – Анда укырга теләүчеләр булса, әти-әниләрегез белән сөйләшегез. Уку түләүле.
Өйдәгеләргә бу хакта әйткәч, алар Исламга укырга кирәк, диделәр. Әтисе белән әнисе бераз бәхәсләшеп тә алды. Әтисе аның баян сыйныфына баруын теләде, әнисе тавышы матур, вокалга керсен, диде. Ахырда Исламның үзенең теләген сорадылар. Ул рәсем сәнгате һәм сәнгатьле сөйләм белән баян сыйныфына керер идем, дигәч каршы килмәделәр. Шулай итеп,