Тургай. Сайрар чак. Фоат Садриев. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фоат Садриев
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Книги для детей: прочее
Год издания: 2019
isbn: 978-5-298-04138-6
Скачать книгу
Шакирның бер-берсенә әшәке сүзләр белән кычкырганы, явызларча бер-берсен кыйнаулары, канга баткан йөзләре һич тә китмәде. Шулчак әтисе белән әнисе кайтып керде. Алар, Исламның калтыранып ятуын күрүгә, икесе берьюлы:

      – Ни булды?! – дип кычкырып җибәрделәр.

      Ислам юньләп сөйли алмады, тотлыга-тотлыга, Шакир белән Мөстәкыймнең канга батып сугышулары турында әйтте. Әтисе, машина белән чыгып китеп, шәфкать туташы Нәсимәне алып килде. Ул ике укол ясагач, Ислам йоклап китте. Уянганда, тәненең калтыраулары беткән иде инде. Ләкин башында күңелсез уйлар өермәсе бөтерелүдән туктамады. Мин нинди беркатлы, дип тиргәде ул үз-үзен. Риф бер генә очкын ыргытты, өчесен дә явызлык утына охшаган нәрсә бөтереп алды. Кайда яткан ул? Бергәләп уйнап-көлеп йөргән дуслар ничек шул арада бер-берсенә таш ыргыта башладылар? Ике күрше, бер-берсен үтерер дәрәҗәгә җитеп, канга батып сугышып ята. Нәрсә соң бу? Телевизорны ачсаң, көн саен үтереш, кан кою. Балалардан алып картларга кадәр үтерелә… Кешеләр бер-берсенә шатлык өләшәсе урында нишләп мондый вәхшәт? Сораулар арткан саен, аларга бирәсе җавап ерагайганнан-ерагая барды…

      Сагыш

      Бүген Ислам Галимҗан абыйсының көтү көткән җиренә төште. Чаптарга атланып, берничә мәртәбә болынны әйләнде, күл буйларын урады. Аллы-гөлле чәчәкләрне юксынды. Галимҗан абыйсы кабыклы бәрәңге пешерде, аны сары май, кара ипи, тозлы кыяр белән тәмләп ашадылар. Галимҗан абыйсы самбо алымнарын берәм-берәм кабатлатып чыкты, яңасын өйрәтә башлады. Бер сәгатьләп көрәшкәч, Ислам тәмам мышлап төште.

      – Әллә бик кыен? – диде Галимҗан абыйсы, серле елмаеп.

      – Кыен түгел дә – арыта, – диде Ислам. – Син атып бәргәндә, җир өскә күтәрелеп, күк аска төшкән шикелле була.

      – Анысына гына түзәрсең, – диде Галимҗан абыйсы. – Армиядә өйрәнүләр вакытында безнең күздән яшен уты кебек ут күренә иде. Менә анысы хәтәр!

      Бераз сөйләшеп утыргач, Галимҗан абыйсы:

      – Кроссовкаларыңны сал әле, – диде.

      Ул аның кушканын шундук үтәде. Галимҗан абыйсы Исламның аягы каршына тезләнде дә теге ике тигез бармагын йомшак кына сыпырып торды. Аннары, үзенең туфлиен, оекбашын салып, аягын Исламның бармаклары турына китерде.

      – Менә бит, балакаем, без бит бер кан, бер нәсел, – диде ул, хисләнеп. – Синең дә бармаклар тигез, минеке дә. Мондый бармаклар башка беркемдә дә юк. Димәк, буыннан-буынга безнең уртак тамырларыбыз дәвам итә дигән сүз. Тамырларыбыз уртак булгач, гамәлләребез дә, уйларыбыз да, яшәвебез дә бертөсле булырга тиеш. Күрәсеңме елганың ике ярын? Алардан бер су ага. Шушы ике яр суны меңнәрчә, миллионнарча ел саклаганнар. Су ярларга бурычлы. Ярлар суга бурычлы. Шулай булганда гына яшәү дәвам итә. Бу канунны бозарга ярамый. Безгә күренмәсә дә, ул канунның саклануын күзәтүче илаһи көч бар. Әгәр аның таләпләрен үтәмәсә, адәм баласының юлы беркайчан да бәхет белән төгәлләнми. Без бакыйлыкка күчкәч тә, безнең нәсел-нәсәп, татар дигән карендәшләребез тормыш елгасын пычратмыйча, корытмыйча сакларга тиеш. Син берәр