Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Альберт Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02701-4
Скачать книгу
яшәп торырсың. Актырнак оясы иде ул. Бик игелекле маэмаебыз бар иде. Ишегалдыбызга чит тавыкларны да кертмәде.

      – Кайда соң әле үзе? Ник күренми? Танышыйк, булмаса.

      – Бәлкем, кайтып та килер әле. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр бездә.

      – Без бит тәкәләр түгел. Сыярбыз. Чынлыкта исә этләр-маэмайлар, сез кешеләрдән кала, иң сөймәгән дошманнарыбыз безнең.

      – Нилектән ул кадәр? – диде Газинур.

      – Кышкы үтә салкыннарда, ачлыктан тәмам интеккән чакларда, булмаса, берәр сарык эләктерик дип, авылга бүреләр төшкәндә, беренче булып шау-шуны кемнәр куптара? Алар бит сезнең маэмайларыгыз. Алар артыннан сәнәкләр, чукмарлар тотып, хуҗалары чыгып җитә. Авылга ничек ач төшсәң, урманыңа да шулай кайтып китәсең. Үземнең әлегә андый хәлләргә калганым юк. Мондый гыйбрәтләрне безгә һәр кичне әниебез сөйли иде.

      – Ә без, эт буранда котыра, дип сөйләргә яратабыз. Март башларындамы, апрель ахырындамы, бик буранлы ямьсез бер көндә безнең Курмышта булды ул эт туе. Актырнакны әнә шул туйга җибәрдем. Гел чылбырда утыру аңа да кызык түгел бит. Ял итеп кайтсын дидем. Шул китүдән кайтмады ул. Этләр туенда катнашучыларны шәһәрне төзекләндерү, яшелләндерү конторасы егетләре барысын берьюлы мушкага алганнар икән, дип сөйләделәр. Югыйсә бик акыллы маэмаебыз иде. Ә сине менә шуның оясына япсам гына инде. Ишегалды буйлап, бар мал-туарның котын алып, арлы-бирле йөрүләрне өмет итмә. Муеныңда – муенчак, бер очын казыкка каккан тимер чылбыр. Не согласен, иди, урман гуляй, егетем.

      – Мондый күренеш әллә ни шатландырмаса да, әллә ни куркытмый да, дөресен генә әйткәндә. Әнием безгә: «Балакайларым, язмыштан узмыш юк», – дия торган иде. Нәкъ менә шушы очракны күздә тотып әйтә булгандыр. Бик акыллы иде бит ул.

      – Алай да, Чатан, бер авыз гына булса да мактау сүзләре дә әйтим әле үзеңә, – дип елмайды Газинур. Үзең дә булган егет бит. Безнең урманнан кайтканга инде айдан артык. Ара да ерак. Чыпчык урманы безгә егерме-утыз чакрымнар гына бар да бар. Шултикле арадан безне ничек таптың, шайтан?

      – Сезне табу миңа авыр булмады. Менә мин шуңа аптырыйм: бу лышык та лышык борыннарыгыз сезгә ниемә генә хаҗәт? Бер ис сизмисез бит сез. Урманда сез калдырып киткән, минем өчен бик кадерле исне мин менә хәзер дә сизәм. Башка мең төрле исләр арасыннан. Менә шул ис эзеннән тоттым да килдем. Пойдётмы?

      – Пойдёт! – дип елмайды Газинур. – Кил, хет башыңнан сыйпыйм бер. Тукта, урманнан килгән шәпкә син бераз тамак ялгап ал әле. Өйгә кереп, токмач ашы алып чыгыйм әле.

      – Менә монысы чын егетләрчә! – дип тыпырдап алды Чатан. – Токмач ашымы?! Газинур абый, теге чакта сез миңа урманда ашаткан токмач шулпасының тәме бүген дә авызымда.

      Газинур бер зур кәнди белән аш алып чыкты. Аны бүре малае алдына куйды.

      – Аша! Ялап куй!

      – Есть! Ашарга! Нәкъ сез дигәнчә булыр. – Чатан күз кысып алды.

      Аннары, гаражга төшеп, Газинур муенчак, чылбыр алып менде. Бүре малаен бәйгә утыртты. Туйганчы бер ашап алгач, тегесе карышып тормады.

      – Калдыруын