Газинур үзе дә, мәктәпкә әзерләнә башлаган кызлары да урман аланында калдырып кайткан бүре малае турында онытып та киләләр иде бугай. Беркөн иртән шулай, төнгелеккә ишегалдында гына калдырган бер оя казларның, үзен аеруча дәрәҗәле, һавалы тотарга яраткан ата казның дөнья ярып каңгылдавына, чү, нәрсә булган, әллә безнең ишегалдына чит планета корабы төшкәнме дип чыкса, Газинур ни күрсен! Койрыгын сыртына салып, ишегалдын аркылыга-буйга Чатан сыйрак айкый. Ата казның разбуй салуы бик аңлашыла. Ишегалды буйлап бүре баласының чатыр чабуы күргән-ишеткән хәлме?
Карт Ата казның «Бүре бит бу! Җәмәгать, бу хәлгә ничек түзеп торасыз? Ишегалдыбыз буйлап бүре чабып йөри, ә сезнең исегездә дә юк!» дигәндәй каңгылдап гауга куптаруы, каравыл кычкыруы бик урынлы. Бу куркыныч хәл турында хуҗага беренче булып ул, Ата каз, хәбәр салмаса, тагын кем салыр?
Кош-корт, җәнлекләрнең бер-берләре белән аралашу өчен, алар арасында күп тапкырлар сыналган Морзе аппараты бар, ахры. Беренче булып Ата каз салган разбуйдан Газинур хуҗалыгында булган барча кош-корт, тере җаннар шиккә төшеп, сагаеп калганнар. Песиләре, быел миңа шушыннан да ипле, җылы урын юк дипме, мунча кыегына менеп бәбәйләгән. Күзләре ачылгач, шуннан бик матур дүрт песи баласы чыгып йөри башлаган иде. Аларның да тавыш-тыны юк. Чатанны күрү белән, мунча кыегы астына кереп посканнар. Гамьсезнең гамьсезе, ваемсызның ваемсызы, иркәнең иркәсе, хуҗабикәнең иң кадерлесе өч айлык тана бозау Шәмсеруй да, ишегалдын айкаган бүре малаен күреп, әчтерхан чикләвегедәй зур күзләрен тагын да шарландырган. Катып калган.
Чатан гына, бернигә карамый, ишегалдын айкавын белә. Газинурны күреп алуга, аның каршына килеп басты. Азау тешләре чыгып килгән авызын ерган. Сорау юк, ни юк, аны кул аркасыннан үбеп тә алды. Сагынган, янәсе. Үрелеп, муеныннан кочып алмак әле.
– Ах, шайтан син, Чатан сыйрак! Ни дип кайттың? – булды аның беренче сүзе. – Ни дип кайттың? Кем сине чакырды? Кем көтә? Бездәге климат сиңа ярамый бит, дивана баш!
– И Газинур абыем! Шулхәтле каты бәрелмә әле, зинһар. Ни дип кайттың, имеш. Олылар сүземе шушы, валлаһи! – дигәндәй, янәдән сикереп, Чатан аны битеннән пәп итеп алды.
– Кит, шайтан! – дип, Газинур кул аркасы белән битен сөртте.
– Ничек инде кайтмыйм ди?! Шул урман аланында берьялгызым ятыйммы? Гөлшат, Айгөл апаларымны, менә сине бик сагындым. Яттым-яттым да, булмаса, үзләрен бер күреп кайтыйм, дидем.
– Кайткансың да бит… Ләкин син бездә «персона нон грата». Беләсеңме соң бу сүзләрнең мәгънәсен? Безнеңчә, кирәкмәс, артык җан дигән сүз була ул.
– Ник кайттың да, ник кайттың, дисең. Ә мин урманда берәрсенә хаҗәтме? Әнием: «Синнән Кеше исе килә!» – дип ташлап китте. Сез дә ташладыгыз. Теге чакта сез муенга бәйләп калдырган бау кисәген сезнең арттан ук чәйнәп өздем. Сезне шулхәтле өзелеп, эчкерсез яратып та, хыянәт итүегезгә үпкәләп, яныгызга юри төшмәдем. Үземчә