Әйе, кайчакларны алар пошилар, боланнар, ат-сыер көтүләренә җиде-сигез бүре берләшеп, күмәкләшеп һөҗүм итәләр.
Ләкин хәтта үр куянының да җитезрәге, хәйләкәре бүре тырнагыннан качып котыла ала. Пошиларның, атларның-бияләрнең дә җитезләре, көчлеләре, зирәкләре исән кала. Бүреләр бит беренче чиратта көтүдәге гарибрәк, аңгырарак, чирләшкәрәк затларны аяктан ега, бугазлый. Дошманнарыннан тибешеп, тешләшеп, сөзеп котыла алучыларның балалары да зирәгрәк, зиһенлерәк, үткенрәк була. Алар арасында табигать шартларына тагын да җайлашу, камилләшү, нәселне саклау һәм тагын да яхшырту әнә шундый табигый сайланыш белән бара. Бу изге эштә, әлбәттә, бүреләр безнең якларда төп рольне уйный. Ә Кешеләр менә шул турыда хәбәрдар микән? Беләләрме икән? Белсәләр, нигә соң алар бүреләргә карата шундый үчле? Ана бүре менә хәзер дә балаларына нибары биш минут вакыт бирде. Аларга бу аланнан хәзер үк китәргә, качарга кирәк!
Ана бүренең төпчеге, чатаны, иң яратканы, имчәк өмет итеп, әнисенә елышмакчы булды. Бүтән чакны әнисе аны башкаларыннан аерып иркәли иде. Төпчек бит шулай тәмлерәк, татлырак була инде. Аның бу юлы да бераз иркәләнәсе килгәндер. Чөнки абыйлары да гел кыерсытып кына торалар бит үзен.
– Абау, балам! Төпчегем! Беткәнсең бит! Бу минуттан син минем балам түгел! – диде Ана бүре. – Син бит Кешеләр кулында булгансың. Синнән, ургылып, Кеше исе килә. Сине яныма якын китерешле түгел. Якын киләсе булма, балам. Кешеләр исен миңа да йоктырырсың, мине дә харап итәрсең, күз алмам.
Ана бүре төпчеген алгы тәпие белән төртеп тә җибәрде әле. Чатан тәпи, бичаракай, тәгәрәп үк китте. Хәтта чинап җибәрде.
Ана бүренең моннан егерме чакрымнар гына җирдә запас өне бар. Кайда икәнен бары үзе генә белә. Кайчакларны кереп, бераз ял да итеп чыга. Дөнья эшен белеп булмый, запас өнсез яшәргә ярамый. Бу сыйфатны да алар бер-берләренә буыннан-буынга кайчандыр Тәңренең үзе биргәнчә түкми-чәчми тапшырып киләләр. Запас өннең кирәге менә хәзер чыгып куйды бит. Ана бүре балаларын шунда күчерергә карар итте. Шушы кичтә, төн эчендә үк. Чөнки аларны монда калдырырга ярамый. Кешеләр бирегә янәдән киләчәк. Ана бүре шунысын да ишетеп белә: районның Хәзерләүләр конторасына бер бүре баласы тотып китерүчегә бер капчык он, бер капчык шикәр бирәләр икән. Әгәр инде Ана бүренең үзен үк тотып китерсәң, өч көпчәкле мотоцикл белән бүләклиләр, имеш. Ана бүре үз тормыш тәҗрибәсеннән шуны да сиземли: Кеше дигән зат, дөнья малы дигәндә, җанын кызганмый, бер карында яралган туганының бугазын чәйнәргә әзер. Бу очракта да аптырап калмаслар. Әлегә берни аңламаган, бернидән шикләнмәгән җиде бүре баласы уйнап йөргән аланга, капчык авызларын киң ачып, иртәгә үк менеп җитәрләр. Ана бүре янәдән: «Кешеләр соң безне ни дип шулкадәр сөймиләр икән?» – дип уйлап алды. Җир өстен сафлыкта, пакьлектә тоту өчен, Табигать-анабыз тарафыннан махсус расланган санитарлар