Бүре баласы Чатан. Альберт Хасанов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Альберт Хасанов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная русская литература
Год издания: 2014
isbn: 978-5-298-02701-4
Скачать книгу
ул. Буа гына. Әмма иң киң җирләрендә бер ярыннан икенчесе күренми. Баҗаларының башка мал-туарлары да җитәрлек. Алар күп итеп Голландиядән кайтарткан нәселле казлар асрыйлар. Асрыйм дигән кешегә казлар – бик игелекле маллар бит алар. Көтүгә куып торасы юк. Артта гына буа. Каз бәбкәләренә беренче чорларда пи-пи килеп йолкырга яшел чирәм булсын аларга. Өй артларындагы болынлык ямь-яшел чирәм белән түшәлгән. Ә ишегалдына җәйгелеккә көйләгән тимер мичтә хуҗабикәләре пешергән кукуруз, бодай-солы, көзләргә кергәч, казлар көтүләре белән су буеннан кайткач, алларыннан өзелми.

      Менә шушы баҗасы, беренче кар күренгәч, Газинурны бөтен гаиләсе белән каз өмәсенә чакыра. Кунакка! Андый-мондый, көтмәгәндә генә килеп чыккан сылтауларны табып, бармый кала торган бәйрәм түгел бу. Бавырын-бүтәкәсен, башларын-тәпиләрен салып, кайнар мичкә тыккан өмә бәлешенә тиң тәмле, хуш исле ризыкны син затлы рестораннарда да таба алмыйсың. Юк ул бу дөньяда тәме, хуш исе белән аңа тиң мәҗлес сые! Өмәгә дәшкән күрше кызлары-киленнәре, көянтәләренең һәр очына дүртәр түшкә асып, аргы очтагы чишмәдә тагын бер кат юып кайтканчы, баҗасының чуеныңны эретерлек итеп яккан мунчасы өлгерә. Башыңа бүрек, кулларыңа солдат шинеле итәгеннән кисеп теккән киез бияләйләрне киеп чабынып чыгышыңа өстәлдә өмә бәлеше! «Дөнья матур, дөнья киң» дигән җырны киерелеп торып бер җырлап җибәрәсе килү теләге күңелдә нәкъ менә шушы минутларда туа торгандыр инде ул.

      Менә быел да, бер тәпән бал алып, Газинурлар шушы баҗаларына каз өмәсенә бардылар. Тамак кибүне салкын әйрән белән баса-баса, мунча да керделәр. Өмә бәлешен котлап, «Дөнья матур, дөнья киң»не дә җырладылар.

      Икенче көнне күтәренке күңел белән капка төпләренә кайтып туктасалармы?! Аларның өй тирәсен күршеләре, үткән-барган халык сарган. Кулларына сәнәк-тырма, күсәк тотканнары да бар. Машинадан чыгу белән, очраган беренче күршесеннән:

      – Мөгамбәр, нәрсә булды? Карак-угры без югында өебезне басып чыкмагандыр бит? Алай-болай ут-күз дә чыкмагандыр, шәт? – дип сорады.

      – Эш монда ут-күз чыкканнан да хәтәррәк, – диде күршесе.

      – Алай да, нәрсә булды соң?

      – Нәрсә булсын?! Бер сүз белән генә…

      Ул арада авызын колак төбенә хәтле ерган Чатан йөгереп килеп утырды аның каршына.

      – Исән-сау гына кайттыгызмы? – янәсе. – Кайтканыгызны сагынып көттем. Бер китсәгез, бигрәк озак йөрисез. Онытыласызмы шунда?..

      – Шушы эзвирең, ата ерткычың! Әндри дәдәйнең кетәклегенә кереп, кырык баш тавыгын кырып чыккан. Буган да ташлаган, буган да ыргыткан. Ышанмасаң, әнә үзең кереп кара, – дип, аның алдына озак еллар төрмәдә өлкән надзиратель булып эшләгән күрше хатыны Назирә килеп басты. – Протокол төзим, участковыйны чакыртыйк дип, Әндри дәдәйгә кергәнием, кирәкми, башта үзе кайтсын, аннары аңлашырбыз дип борып чыгарды. Үшән бит ул.

      – И-и, Газинур туган, үзең болай дурак егет тә түгел. Умарта тотуыңны да хуплыйбыз. Кышкылыкка балны, базарга чыгып алуга караганда, синнән алуны яхшырак күрәбез. Чөнки синең балың баллырак та,