Чегән хатын-кызларын җиңел холыклы, ир-атка сыланырга гына торалар дип уйлыйлар. Чегән хатыныннан да тугрырак хатын-кыз юк дөньяда. Әнә гарәпләрдә, кавказ халкында тәртип нык дип мактаналар. Булыр инде, битен-башын каплап, бүлмәдә бикләп утырткач хатыныңны. Ирек бирсәң, башкаларны уздырырлар иде әле, ник дисәң, өйрәнмәгәннәр иреккә. Сездә ирек биреп карадылар түгелме?
Матильда сөйләгәннәрнең баштагы өлешен мавыктыргыч әкият итеп тыңлап утырган Рәмил, бу сорауга күңеленнән елмаеп куйды, бишкуллап риза иде ул Матильданың фаразлары белән, күтәрепме-күтәрәләр итәкләрен татар кызлары хәзер, билбау буар урыннары калмады.
– Ә чегән хатыны язмышына язылган ирне бөтен күңеленнән хөрмәт итә, аның өчен генә яши. Тамагын кайгырта, өс-башын юнәтә, күңелен күрә – бу безнең изге бурыч. Ходай ирләрне бездән артык итеп яраткан. Менә син нинди игелекле, яхшы күңелле, елмаюың матур синең, гел карыйсы килеп тора… Күпләр, безнең затларны әйтәм, баш булу өчен тарткалаша-көрәшә ирне үзеннән түбән куярга тырышып гомерләрен үткәрәләр. Югыйсә аңлый да ул үзе: ир өстенрәк, аның күңеле мәрхәмәтлерәк, эшләгән эшләре мөһимрәк, тормышы чистарак, әмма дә ләкин эчендә утырган шайтаны котырта, теленә агу бирә. Әгәр ирне хөрмәт итеп, яратып, аның тормышы белән яшәсә, һәр хатын бәхетле була бит. Яхшырак булсын дип, җан-фәрманга тырышып, өстенлеккә омтыла. Һәр яхшы – кирәкле дигән сүз түгел бит әле. Менә синең җиңел машинаң бармы?
– Юк әлегә, – диде бу борылышны көтмәгән Рәмил.
– Ә хатының комарланып акча җыядыр әле машинага?
– Анысы хак, җыя, машина хакларын яттан белә, – диде Рәмил, бу хатынның үтә күрү сәләтенә кәефе килеп.
– Менә алдыгыз ди өзеп-йолкып өр-яңа машина, беркөнне утырып чыгып киттегез ди парлашып, машина да юк, сез дә? Яхшымы? Кирәк идеме ул машина сезгә?
– Әллә шулай булырга тиешме? – дип, Рәмил курка калды. Аңламассың уенмы-чынмы сөйләгәнен, әллә барысын күреп-белеп утырадыр?
– Юк, мин болай гына әйтәм.
– Андый нәрсәләр турында сөйләмә, мин тиз ышанам ырым-шырымга, – диде Рәмил, сүзне үзгәртергә теләп.
– Ярый, алайса, мин чәй яңартыйм әле, – дип, Матильда чәйнекне алып мич арасына үтте.
Ә Рәмилгә уйласа уйланырлык бар иде. Беренче кат ишетә ул хатын-кыз авызыннан ирләргә мактау сүзе. Андый хатын-кызлар да буламы икәнни? Уйларын ачыкларга салып куюны кирәк тапты. Алай һәр сүзгә ышанып утырасы түгел, алар шундыйрак халык, елмая-елмая күз буа. Рәмилне тәмам үз иткән малай, чәйгә чакыргач, тагын янына килеп басты. Чәй алдыннан дип янә берне тоткан Рәмилнең күңеле почмакланган иде, тупылдатып сөйде теремек малайны, тегесе кулындагы прәннеген өстәл буйлап ду-ду йөртеп алды. Шул җитте Рәмилгә.
– Әйе, ду-у итеп йөртәм мин машинаны, күрәсеңме тәрәзәдән? Әллә син дә үскәч шофёр буласыңмы минем кебек. Уенчык машинаң бармы соң, ә?
– Уенчыклары юграк шул, һич акча җиткерә алмыйм, – диде ике ир-атка исе