– Шуңа үлән чәе икән, шикәр-кәнфит тә күренми, – дип, азагына кадәр ачыклап куярга кирәк тапты Рәмил. Кинәт үтереп тәмәке тартасы килеп китте аның. Кесәсенә шап-шоп суккалап алды. Шулай ул, кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәгәч. Тамак, өс киеме, урын-җир турында мисал өчен дә башына да кереп чыкканы юк Рәмилнең. Военкомат чакыртуы буенча шофёрлар курсында укып йөргәндә, ашау ягы такы-токырак була торган иде. Ул чакта атна саен өенә кайтып йөрде. Өйдә кайнар аш, тәмле сүз, үчти-үчти итеп кенә торалар. Алып килгән акчаны, үзара җыелышып сыра, сигарет, тәм-том алып, көнендә бетерәләр дә йөриләр аннан каткан ипи кимереп. Кызык кына иде әле ул чакта. Армиядән кайткач, бер кат өсте бөтәйгәнче, кызлар арасында кызарып йөрде. Анысы да мин-минлек. Ә бу икенче очрак, тамырлары башка…
– Шикәр дә юк, чәй дә, майның да соңгысын тоттым, аның каравы бәрәңге бар, токмач кисәргә була, – дип тезеп китте Матильда.
Аның тавышында тамчы да көенү сизелмәде. Яшибез әле, барысы да әйбәт дигән төслерәк тота иде ул үзен. Рәмил, мәсәлән, төптән уйлап, һәр адымын үлчәп атлый торган кешеләрдән. Хатынның елмаеп-көлеп утырганын килештереп бетермәде. Хәлкәйләре кан-яшь түгеп еларлык, ә ул… Тәк, дигән үрдәк, һәр очраган кешегә кесәңне әйләндереп салып булмас анысы, ну, үзеңә кирәк бит, шикәр-чәйсез яшәп булмас, тәмәкесе дә бетте әнә. Бу караңгы почмакта магазины да юктыр әле аның.
– Тәмәкенең соңгысын тарттым, кайдан табып булыр икән? – дип белеште ул.
Шушы урам белән атлыйсы да атлыйсы икән, уң якта зәңгәргә буялган өй күзгә ташланып тора, ди. Аның кырында ишек башына «Волна» дип язылган кечерәк өй бар, шул кибет инде. Искә төшкәндә барып килергә булып, Рәмил чоланнан әйберләрен алырга чыкты. Каккалап-суккалап киярлек кыяфәткә кертергә иде исәбе. Куйган урыныннан тапмады. Баксаң, бу өлгер хатын Матильда юып элеп тә куйган, имеш, аларны! Вәт тиктормас җан, кем сораган аннан. Ачуланырга да, көләргә дә белмәде Рәмил. Нәрсәдер мыгырданган булып, запаста йөргән нәрсәләрне табып, өстен алыштыргандай итте. Кибетне ул, чынлап та, тиз тапты. Озак уйлап тормаганнар, бәләкәй генә бураны такта белән урталай бүлгәннәр дә дивар буендагы киштәләргә булган товарларын тезгәннәр. Гаҗәпкә каршы, Рәмилне прилавка артында торган кып-кызыл йөзле таза иркәй танышы кебек каршы алды:
– Әйдә уз, юламан, ватылып калдыңмы? Була юлда андый хәлләр, үзем күп йөргән. Юра, – дип, итләч кулын сузды. Теле сүздән туктамады: – Хәзер менә якорь ташладым, яшь тә бара, йөрәк тә шаярта, ә тегеләй Рәсәйне иңгә-буйга үлчәгән кеше мин. Он белән тукталгансың икән. Сатмыйсыңмы? Хакына килешсәк, мин өч-дүрт капчык алыр идем. Үземнекеләргә генә, болай бу тирәләрдә онга кытлык юк. Бик арзанга очырсаң гына инде, – дип, алыпсатар икәнен дә онытмады.
Авыз ачып тыңлап торды Рәмил. Кай арада белгәннәр, кайдан ишеткәннәр. Авыл авыл шул инде. Бер очында төчкерсәң, икенче очында буылып йөткергән төсле булып ишетелә. «Әйе» дә, «юк» та димәде Рәмил, иртәгә көнне кем