алыптай гәүдәле супермен булсын, теле белән сандугач булып сайрасын, һәр әйткән сүзгә «ярар, кадерлем!» дип кенә торсын, кочакласа, дәртле булсын һәм, әлбәттә, акчасын жәлләми тотсын. Менә шундыйлар өчен башын югалта инде хатын-кыз. Ә Шәүкәт нәрсә, тычкан баласы гына ул андыйлар янында. Алдан карга булып каркылдарга ашыкмаска кирәк, очрашырга вәгъдә бирде бит, күз күрер… Җыештыручы кызларның әйберләрен күтәреп үтеп киткәннәрен күргәч, Шәүкәт урыныннан кузгалды. Бераз вакыт бар иде әле, форсаттан файдаланып ваннада юынып алды, энәдән-җептән генә чыккан яңа киемнәр киде. Шәүкәт тә төшеп калганнардан түгел! Ашыкмый атласа да, әллә күпме көтәргә икән әле, көтүдән дә авыр эш юк дөньяда. Бер әйләнде урамны, ике әйләнде, кафега кереп, эчеп тә чыкты. «Алдаган мин карт юләрне», – дип өмет өзгәндә генә таныш сын күренде. Таныш та, таныш түгел дә кебек иде Кэт. Унсигез яшьлек кызларың читтә торсын, тәнендә сыланып торган үтә күренмәле күлмәк, бар зиннәтләрен ачыклап, күзне чагылдыра. Сихри нурлар чәчкән күзләре яндыра. Сүзсез калды Шәүкәт, карады да катты. Кэт аның каршында зыр әйләнеп үзе сүз кушты: