– Нәрсә әйтергә кирәк? Рәхмәт әйт абыйга. Гарсия, шулай ярый димени, рәхмәт әйт, – дип, ана көлә-көлә улының аркасыннан каккалады.
Аңа күзе төшкәч, тагын бер аптырады Рәмил: алыштырып куйганнар диярсең Матильданы? Янында бер ун яшькә яшәргән, чәчләре тузгыган җилбәзәк кызыкай басып тора иде. Аракы-шәраб алганына эчтән генә шатланып куйды Рәмил. Куып чыгарса чыгарыр, мәгәр… Азагын уйлап бетермәде, үз уйларыннан үзе куркып китте. Исәр дә инде ул. Матильда кем дә, ул кем? Ул, почык борынлы, кыска буйлы бер ир кисәге, шундый матурлыкка кул сузмакчы була. Аракыга сатып алып була димени сөюне? Бая ялгыш уйлаган ул хатын-кыз турында. Ул бит ир-атның теләген канәгатьләндерү турында акыл сатты, ә хатын-кыз сөю-сөелү хисләрендә яши. Менә сине, кәкре аяклары белән җир таптаган кешене сөяргә теләге туарга мөмкинме соң берәр чибәркәйнең? Әлбәттә, юк, шуңа күрә баш ватып торасы да түгел. Иң әйбәте, берәр йөз грамм капларга кирәк, көне дә суык, кәефе дә шуңа туры килеп тора, монысына, шөкер, әлеге янда торган затның кысылышы юк. Бу эшкә икәү кирәк түгел, ялгызың да җиренә җиткереп башкара аласың. Аның уй йомгагы икенче сукмакка кереп киткәнен Матильда тоеп алды, күрәсең, көлүдән туктады, малаеның колагына нидер әйтеп, чаршау артына озатты, өстәлнең бер читен сөртте.
– Тозлы кыяр бар, кирәкме? – дип, үз итеп эндәште ул кулына шешә тотып торган Рәмилгә. Үрелеп чәркә алып куйды. – Бәлки, мунчадан соң? Мунча әзер…
Рәмил чак идәнгә утырмады, мичкә сөялеп калды. Ах елан аягын кискән хатын, нинди мунча, кайчан өлгерткән. Әйдә икәүләп барабыз дип, арттан тагылса?.. Кулындагы шешәсен онытты Рәмил. Кара әле, курка икән ич ул бу чибәр хатыннан, уттан курыккандай курка. Читтән карап шәбәергә генә оста шул ул. Булмый аннан. Мәңге шулай булды. Мәктәптә укыган чакта ук. Шул чәчбикәләр якын күреп туры карасалар да телдән кала торган иде. Соңрак әнә шул теленә ирек биреп, теленә ни килә, шуны сөйли торган булды. Аның сөйләгәнен көлкегә алдылар, күңелле егет исемен күтәрде. Эш шул телгә салынулардан ары китмәде. Өйләнгәндә Мәймүнәсе, дөресен әйткәндә, аны үзе өйләндерде. Ике яшькә олырак кыз йөргән егете белән пыр тузып ачуланышкан иде, тегесе шәһәргә эшкә чыгып китте. Иләс-миләс йөргән чагында кул астына ерык авыз Рәмил туры килде. Аның көлдергечләрен тыңлап тормады ул. Эшне кызу тотты, яныннан бер адым читкә җибәрмәде, өйләренә дә үзләренә барып кергән төсле барып керде. Бер кичтә бөтенләйгә калды. Әнә шулай маҗаралы булды Рәмилнең гаилә коруы.
– Да, анысы яхшы булыр, – дип, тавышына шактый ышанычлы төсмер чыгара алды алай да. Шешәне өстәлгә кире утыртты. – Мунча шәп нәрсә! Шофёр халкы ерак рейсларга йөргәндә нәрсә юксына дисең?
– Хатыннарыгызныдыр, мөгаен, – диде Матильда, шаян елмаеп.
Монысына һич алдашмый җавап бирә ала Рәмил.
– Юк! – диде, өздереп. Чынлап та, хатынын күрергә ашкынып кайтканы булмады аның. – Юк, – дип тагын кабатлады, – эчә алмый