– Әһә, миннән качарга иткән идеңме әле? – дип, чуп та чуп Рәмилне үбеп алды. – Күптән болай йоклаганым юк иде, шундый тәмле, гел эреп барам… – дип, тагын онытылырга уйлады.
– Йокла, йокла, – диде Рәмил, тик йөрәген кимереп торган сорауны йотып кала алмады: – Матильда, ә син нигә… нигә… – дип, ничек әйтергә белмичәрәк торды, – менә мин аңлый алмыйм…
– Нигә синең яныңда дисеңме? Исәркәй, билгеле инде, синең яныңда буласым килде. Син дә каршы түгелсең кебек тоелды, әллә ялгышканмынмы? – дип шаяртты Матильда, аңа күңелле иде, йокысы да югалды, шаярасы, көләсе килеп тик тора.
– Юк, минем беләсем килә, – дип, үзенекен һаман талкыды Рәмил, чәчләрен тузгыткан кечкенә кулларны үбеп-иркәләп. – Мин, аңлашыла инде, яшь егет кебек үлеп гашыйк булдым сиңа. Ә син соң, фәрештәгә тиң зат, нигә миңа карыйсы иттең, гаҗәп бит.
– Юләркәй, – дип шатланып шым гына көлде Матильда, – уйлап чыгарырга бигрәк оста икән син. Беренчедән, мин гади хатын-кыз, башкалардан бер артык җирем юк, бел аны. Хатын-кыз булгач, әзрәк чибәрлегем дә бардыр, барысы да шулай инде. Урамда барганда игътибар ит әле каршы очраган хатын-кызларга, икесенең берсе миннән дә матуррактыр.
– Юк, – дип кырка каршы төште Рәмил.
– Шаулама, тынычлан, – дип сөйде аны Матильда, – синең күзеңә генә шулай күренә ул. Ә беләсең килсә, миңа бик рәхәт менә шулай яратып карасаң, гел шулай мактау, иркәләү сүзләре әйтсәң. Икенчедән, кайдан килгән ул сиңа үз-үзеңне кимсетеп карау? Аппагым, син гөрләтеп дөнья көтәргә теләгән һәр хатын-кыз өчен хәзинә булырлык. Менә шул ике көн эчендә арбадың син күңелемне. Сөйләшүең, йөрешең ипле, телең татлы, ярдәмчел, юмарт, игелекле. Санап кына бетерерлек түгел. Бер сер ачыйммы? Әгәр син кичә ямьсезләнеп миңа бәйләнсәң, шунда ук күңелем суыныр иде. Мин күреп тордым бит синең кызыгып караганыңны, нәфсеңне тыйдың, мине кеше итеп күрдең. Кичә килгән теге иптәшең мине карашлары белән чишендерә башлаган иде, косасым