– Бар, бар, – диде күңеле күтәрелеп киткән Рәмил, кул болгап, – күптин-күп сәламнәр тапшыр барысына да, бигрәк тә Бычковка.
Руслан кузовына менеп алып килгән тимерләрне җан ачуы белән җиргә тондырды да машинасын усал үкертеп таш юлга чапты. Өстеннән таш төшкәндәй булды Рәмилнең. Кара әле, ике көн элек кенә ул кан калтырап тора иде гадәтләнгән тормышы өчен: эшен югалтудан курка, түрәләр алдында биле бишкә бөгелде, Мәймүнәгә ярарга тырышып аяк очларында биеде. Берсе дә кирәк түгел икән ич аңа, күңелендә әз генә югалту хисе уянса икән, ичмасам. Ә машина янына чыгарга уенда да юк иде аның. Тәкъдир тарафыннан бүләк итеп бирелгән санаулы гына сәгатьләрне майга буялып үткәрсенме? Юк инде, җитәрлек чокыды ул тимерләрне үз гомерендә, язган булса, тагын чокыр, ант эчми, ләкин бүгеннәре-иртәләре бөтенләй башка уйлар иләсләндерә аның күңелен. Ирәеп кереп бара иде Рәмил, Матильда каршысына басты:
– Учак ягыгыз. Иптәшең кайда?
Йөрәге чәнчеп алды Рәмилнең, иптәш кирәк булган берәүгә, ышанма икән хатын-кызга, кәкре кабыргадан яратылган бит алар, мәңге туры буласылары юк.
– Ул кайтып китте, – диде ул, авызларын бөрештереп.
Матильда төпченеп тормады.
– Үзең як ышыграк җиргә, ут-күз зыян салырлык булмасын.
– Нигә кирәк соң учак?
– Мин тәмле кичке аш белән сыйларга вәгъдә бирдемме сиңа? Апаң сүзендә тора, белеп кал.
Күңеле уенчак иде Матильданың, күзләре елтырапмы-елтырыйлар, аның халәте Рәмилгә дә күчте.
– Ах, апакай-алмакай булдыңмыни шулай итеп? Синең миңа «бабай» дип эндәшерлегең бар.
– Нинди бабай, минем каршымда Алып батыр, яшь егет басып тора. Мин үзем дә уналты яшьлек оялчан кыз әле анысы. Менә минем фәрман: и егет, тыңла сүземне, яшел хәтфә үләндә зур учак як син, мин казан асармын, тамагыңны туйдырырмын…
– Баш өсте, солтанбикә! – дип, уенлы-чынлы билен бөгеп, кушылганны үтәргә алынды Рәмил.
Бергә эшләү кешеләрне аерата якынайта: сөйләшеп-гөрләшеп, Гарсия йоклаган арада, кичке аш пешерделәр: ир учак якты, хатын казан асты, ир суган турады, хатын бәрәңге әрчеде, берсе көлсә, икенчесе дә көлде, кый-галәмәт килделәр. Сүз арасында Рәмил Русланның кайтып китүен килешенгән сөйләшү дигән төстә хәбәр итте. «Минем берүземә дә эш юк анда, нәрсә икәүләп ятарга?» – дигән булды. Матильда төпченмәде, «Ярар, үзегез беләсездер», – дип кенә куйды. Аларның кичке ашы ресторан өстәлләреннән ким булмады. Матильда Рәмилне шәраб эчәргә өйрәтте. Шаккатарсың, эчүнең дә үз тәртибе бар, имеш. Моңа кадәр Рәмил никадәр күбрәк салып, никадәр тизрәк озатасың ашказанына, шулкадәр остараксың дигәнрәк фикердә иде. Алар шофёрлар белән бергә Спотыкачны урап алып (карт шофёрны үзара шулай дип йөртәләр) аның эчү осталыгына хәйран калып бот чабалар иде. Теге адәм тулы шешә акны болгата-болгата да авызына каплый гына. Йотмый-нитми, шешәдәге сыекча туры гына агып китә, әйтерсең кранын ачып куйган. Ун-унбиш минуттан чүпрәккә әйләнә инде үзе, башын