– Фламенко! – дип, бер генә сүз әйтте ул.
Менә шунда Рәмил музыка булмаганына өзгәләнде. Матильда, үзе генә күргән чиксез ераклыкка төбәлеп, күкрәк тавышы белән әкрен генә җыр башлады. Беренче мизгелләрдә бу көй һич тә бию көе булыр төсле тоелмады, ләкин Матильданың тавышы үзгәрә барды, җыр сүзләре бер-берсен этә-төртә ашыгып чәчелделәр, бераздан өермә кузгатырлык авазлар яңгырый иде инде. Аларга кушылып Матильда үзе хәрәкәткә килде, күзне чагылдырган кан-кызыл күлмәк итәкләре терелделәр, тал чыбыгыдай назлы гәүдә зыр әйләнде, бәләкәй генә аяклар күз иярмәс тизлектә тыпырдадылар. Рәмилнең сокланудан тыны буылды, нәрсә эшләргә дә белмәде, түзеп утыра алмады, аякларын кыеш-мыеш китереп, уртага чыкты. Ә Гарсия, чегән малае, әнисе тирәли кулларын шартлатып әйләнепме-әйләнә. Гаҗәп бию булды бу, һәркем үзенең хәленнән килгәнчә боргаланды. Әле дә Рәмилнең кыланганын карап утырган кеше юк иде, көлеп үләр иде, билләһи. Хәлдән тайганчы шаярдылар, котырдылар алар. Беренче булып хәле бетеп караватка Рәмил чалкан ауды, Матильда бер-ике әйләнде дә, ай-вай килеп, Рәмил өстенә капланды, бәләкәй биюче әнисе өстенә үрмәләде. Рәмил аларның икесен дә кочагына кысты, ни галәмәт, күзеннән яшьләре бәреп чыкты. Үзен үзе аңламый ул кайчак, менә әле дә шатлыктан күңеле йомшара, шатланып көләр урында… Соңыннан өчәүләп Гарсияның уенчык машинасы белән дә уйнап алдылар. Малайдан бигрәк ике сакаллы сабый идәнгә тезләнеп ду да ду килделәр. Яңадан бер тапкыр алган әйберләрне күздән үткәрделәр. Яхшы, ныклы киемнәр эләктергәннәренә шатландылар. Ә йоклар алдыннан өчәүләп урамга йөрергә чыгып киттеләр. Утлары сүнгән өйләр шом салып караеп утырган төсле тоелгач, олы юлга таба атладылар. Анда, ичмасам, туктамый машиналар чаба, утлары ялт-йолт килеп үзләренә ымсындыра. Гарсияны кулына алган Рәмилне икенче ягыннан Матильда култыклап алды. Менә шулай атлыйсы да атлыйсы иде шул утларга таба. Берәр якты шәһәргә барып чыгасы иде, зур иркен фатирга урнашасы иде, шатланып яшисе иде бергәләп озак-озак…
Әйләнеп килгәч, Рәмил тәмәке тартырга ишегалдында торып калды. Бу дөньяны искиткеч гүзәл итеп яраткан икән Хак Тәгалә дип шатланып уйлады. Менә шулай еш-еш төтен суырып, йолдызлар санап, көзге суыкның бар тәнгә таралуын тоеп тик басып тору да бәхетнең үзе түгелме соң? Ә теге эчкән вино ике күзнең берсендә калмады. Матильда улын кочаклап юрган астына чумгандыр инде. Нинди ләззәт, ул керер дә, урынына сузылып, бүгенге кичне кабат-кабат күз алдыннан уздырыр, ә аңа тау-тау шатлык