Татар баянчылары. Коллектив авторов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Коллектив авторов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Биографии и Мемуары
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-03025-0
Скачать книгу
андый исемле авыллар байтак. Кырлай… Салих-Тукай, Хансөяр, Танай, Кырым Сарай, Чулпыч… Саный китсәң, чыннан да, күп алар. Игътибар итегез әле, авыл үзенең исеме белән генә дә кешеләрнең холык-фигыльләренә йогынты ясый, яшәү рәвешләрен үз исеменә буйсындырадыр шикелле. Һәм, әлбәттә, андый авыллардан бер-бер нәрсә иҗат итәргә сәләтле зат чыкмый калмый торгандыр.

      Халыкара конкурслар лауреаты, Халыклар дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең танылган баянчысы, Татарстанның атказанган артисты Нәсих Вилдановның Әлмәт районындагы Гөлбакча авылында туып үскәнлеген белгәч, бу фикеремнән бөтенләй кире кайтмас булдым.

      Бар икән шул андый авыл Әлмәт якларында. Урман кочагына сыенып, чын гөлбакча булып утырган, зур булмаган сөйкемле генә бер авыл ул. Нәкъ менә шушы авылда милади ел исәбе белән 1936 елның 3 августында, җәйнең куәсе кайнаган чакта туа Нәсих. Гадәттә, кайсы гына музыкантны алма, – баянчымы ул, скрипкачымы, тальянчымы, – йә аларның әти-әниләре, һич югында, туганнары оста җырчылар яки оста итеп бер-бер уен коралында уйнаучы була. Ә Нәсих исә әнкәсенең җеп эрләгәндә әкрен генә көйләп утыруын исәпкә алмаса, гаиләдә туган-тумача арасында зурлап телгә алырлык җырчыны да, уен коралында уйнаучыны да хәтерләми.

      Нәсих Вилданов белән хәтер йомгагын сүтеп утырабыз. Ул тутырган яшь исәбен исәпләсәң байтакка җыела. Ә каршымда – сабыйларча чиста күңелле, егетләрчә тәвәккәл, баянына һәм ансамбльгә мәңге тугрылыклы риясыз бер кеше утыра. Ирексездән Нәсих Вилданов белән якыннан иң беренче тапкыр аралашкан чак искә төшә.

      80 нче еллар башы иде. «Татарстан яшьләре» газетасында эшләгән чак. Без, редакциянең бер төркем журналистлары, артистлар белән бергәләшеп, газета укучылар белән очрашулар оештырып йөрибез. Балтачка килеп төштек. Эш, гадәттә, райкомнан башлана. Очрашабыз. Райкомның беренче секретаре артистлар белән кызыксына. Балтач халкын «егарлыклары» бармы, янәсе. Секретарьның «Баянчыгыз кем?» дигән соравына каршы Хәмдүнә Тимергалиева: «Менә ул, Нәсих Вилданов! Баянчы гына түгел – тулы бер оркестр. Человек-оркестр!..» – диде. Башта без моны юмарт шаяру дип кабул иткән идек. Әмма беренче концерттан соң ук җырчының хаклы булуына ышандык. Һәр көйнең «бәгъренә» үтеп, асылын тирән аңлап уйнады баянчы. Алар җырчы белән икесе дә җыр сулышы белән бергә сулады. Җырчы йә баянчыны, йә баянчы җырчыны «сөйрәгән» концертларны күп күргән бар. Ә монда бөтенләй башка хәл. Башка хәл, чөнки баянда – Нәсих Вилданов!

      Хәтер йомгагын сүтәбез…

      Кулына алган иң беренче гармунын яхшы хәтерли Нәсих. Алты яшьләр чамасы булгандыр. Абыйлары ун телле кечкенә генә гармун алып кайта. Өйдәге иң кадерле нәрсәләрнең берсенә әйләнә ул. Билгеле инде, тиктормас Нәсих тарткалап, ватып куймагае дип, гармунны гел өскәрәк, аның буе җитмәс җиргәрәк куярга тырышалар. Ләкин малайның гармунга омтылышы шулкадәр көчле ки, абыйлары түзми, гармунны Нәсих кулына тоттырырга мәҗбүр булалар. Алай гына да түгел, үзләренчә кызыксындыру чарасын да уйлап табалар. «Менә бу көйне өйрәнсәң, яшел төсле каләм синеке», – ди алар. Үҗәт була малай. Озакламый бөтен төсле каләмнәр аның кулына күчеп бетә.

      Мәктәпкә укырга кергәндә шактый гына көйләр «тартырга» өйрәнгән була малай. Шуңадыр ул җыр дәресләрен көтеп ала. Җыр укытучысының һәр сүзен йотлыгып тыңлый, биремнәрне