Татар баянчылары. Коллектив авторов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Коллектив авторов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Биографии и Мемуары
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-03025-0
Скачать книгу
дәрт» һәм башка халык көйләре темаларына вариацияләре татар музыка сөючеләре арасында һаман да популяр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: бу әсәрләрне ул һәрвакытта да тальян гармунга тартым матур тембрлы үзе ясаган баянда югары зәвык белән башкара иде.

      Татарстан радиосында баян буенча беренче солист – Рокыя Ибраһимова, икенчесе Мөхтәр Әхмәдиев булса, өченчесе – Рәис Сафиуллин.

      Рәис абый классик музыканың нәфислеген һәм нәзакәтлеген яхшы сиземли һәм аларның кайберләре белән үзенең репертуарын баета: Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан «Вальс»ны, Исмай Шәмсетдиновның «Студентлар маршы»н, «Кармен» операсыннан увертюраны, Моцартның «Төрек маршы»н, Огинскийның «Полонез»ын һәм башка әсәрләрне ул озак еллар дәвамында югары осталык белән башкарып килде.

      Сәхнә йолдызларыбыз Гөлсем Сөләйманова, Усман Әлмиев, Галия Гафиятуллина, Сөләйман Йосыпов, Әлфия Авзалова, Наҗия Теркулова, Фәхри Насретдиновлар белән иҗади хезмәттәшлектә Рәис Сафиуллин күп кенә җырларын граммофон тәлинкәсенә яздыруда катнаша. «Яшьлек», «Әнисә», «Зәлидә» кебек халык көйләренә вариацияләрен дә Рәис Сафиуллин үзе башкаруында тәлинкәгә яздыра, һәм ул зур гына тираж белән чыгарыла.

      Спектакльләрдә катнашучы артистларга җырлар өйрәтү, ритмика-бию дәресләрендә уйнау, куеласы спектакльләргә парчаларны сайлап алу, аларны эшкәртү концертмейстерның көндезге эше булса, кичке эше – концерт-спектакльләрдә катнашу. Болар барысы да баянчы-концертмейстердан осталык, оешканлык, өлгерлек һәм зирәклек таләп итә. Сәхнә геройларының рухына туры килерлек музыкаль әсәрләр табылмаса, ул спектакльләргә музыканы үзе яза. «Яшь йөрәкләр», «Чаткылар» һәм башка спектакльләр Рәис Сафиуллин язган музыка белән дистәләрчә еллар Академия театрында зур уңыш белән барды. «Газинур Гафиятуллин», «Томан тарала» кебек радиоспектакльләр дә ул иҗат иткән музыка белән радио фондына язып алынды. Рәис Сафиуллин иҗат иткән җырлар да халык күңеленә тиз барып иреште һәм популярлык казанды. «Бик сагындым, авылым», «Газинур җыры», «Авыл көе» кебек җырлар шуның бер дәлиле, аларны еш кына халык җырлары дип тә җырлыйлар.

      1961 елдан бирле (театрда эшләү белән беррәттән) Рәис Сафиуллин С. Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда үзешчән сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итә. Эшче, укучы яшьләрдән торган бу сәнгать түгәрәкләрендә кубызчылар, курайчылар, баянчылар, фольклор ансамбльләре һәм татар халык уен кораллары оркестры утыз ике ел буе нәтиҗәле эшләп килде һәм халык алдында йөзләгән концертлар белән чыгыш ясады. Күп кенә күренекле сәнгать эшлеклеләре сәнгатьтә беренче адымнарын шул түгәрәкләрдә ясады. Шулар арасыннан Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы-композитор Марс Макаров, бу юлларны язучы мин фәкыйрегез дә, Рәис Сафиуллин җитәкчелегендә программалар әзерләп, музыка буенча югары уку йортларына укырга керде һәм профессиональ башкаручанлык белән беррәттән педагоглык эшен дә алып