Татар баянчылары. Коллектив авторов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Коллектив авторов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Биографии и Мемуары
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-03025-0
Скачать книгу
бара. Бу хәл 1945 елның гыйнвар аенда була.

      – Рокыя Ибраһимова монда торамы? – дип, оялып кына килеп керә ул һәм: – Мине баянда уйнарга өйрәтмәссезме? – дип үтенә.

      – Мөхтәр ул чакта баянда үзлегеннән бераз уйный башлаган иде инде, – дип искә ала Рокыя апа.

      1945 елның җәендә филармония үзенә яңа музыкантлар туплый башлый. Шунда Мөхтәрне дә чакыралар. 1945 елның 10 декабреннән Мөхтәр Әхмәдиев – Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе баянчысы.

      1946 елның гыйнвар аенда аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы итеп күчерәләр.

      1948 елның апрелендә исә Рокыя Ибраһимова үз урынына Мөхтәр Әхмәдиевне радиокомитетка баянчы итеп урнаштыра.

      Менә берзаман радиодан яңа баянчы – Мөхтәр Әхмәдиев уйный башлады. Уйнавы гел Рокыя Ибраһимованы хәтерләтә, аның мәктәбе. Баянның баслары «фон» булып кына бара, ләкин кульминация булган урыннарда аккордлар куе яңгырый.

      1941 елдан 1949 елга кадәр радиодан гел Рокыя Ибраһимова гына чыгыш ясаса, хәзер гел бер генә баян – Мөхтәр баяны гына яңгырады. Ул елларда алар шикелле оста уйнаучы баянчылар юк иде.

      Мөхтәр гаять зур тизлек белән остара барды. Халык көйләрен, Рокыя апа кебек, ачык итеп, көйне бозмыйча, гаҗәеп матур мелизмнар белән бизәп уйный иде ул. Мөхтәрдә үзенчәлекле бер музыкаль алым пәйда булды. Аны беркем белән дә бутау мөмкин түгел, уйнаганын ишетүгә үк, шундук Мөхтәр икәнен танып аласың.

      Рокыя апа белән Мөхтәрнең татар гармунчыларына йогынтысы шулкадәр көчле булды ки, бөтен гармунчылар, гармуннарын ташлап, баянга күчте. 1955 елларда кибеттә баяннар күренә башлады. Гармунчыларның күбесе баян сатып алды.

      – Сезнең аркада безнең гармуннар юкка чыкты, – дип, хәтта рәнҗүле сүз әйтүчеләр дә булды аларга.

      1949 елны Рокыя Ибраһимова белән Мөхтәр Әхмәдиев гаилә корып җибәрде. Шуннан соң алар зур концертларда икәүләп дуэт уйный башлады: Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы», «Тапкыр егет» опереттасыннан «Вальс» алар башкаруында искиткеч матур яңгырый иде.

      «Мин дә алар шикелле уйный алсам иде», – дип, сокланып-хыялланып тыңлый идем мин аларны. Рокыя Ибраһимова белән Мөхтәр Әхмәдиев дуэт уйнаганда, халык аларны сәхнәдән чыгармый иде. Икесендә дә Александр Сметанин ясаган ак төстәге бик шәп концерт баяннары иде.

      – Шул баяннарны сатып алу өчен күпме бурычка баттык, баш астындагы мендәрләребезгә кадәр сатып бетердек, – дип сөйләгән иде Мөхтәр.

      Мөхтәр Әхмәдиев шактый еллар халкыбызның яраткан җырчысы Зифа Басыйрова белән бер бригадада эшләде. Аннан соң Усман Әлмиев белән, ә соңрак Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова бригадаларында уйнап йөрде.

      Радио фондында Мөхтәр Әхмәдиев башкаруында матур музыкаль үрнәкләр саклана. Мөхтәр бик яхшы аккомпаниатор иде, бөек җырчыларыбыз аның уйнавына җырларга тырыша иде. Мин үзем дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыкаль спектакльләренә Мөхтәрне әллә ничә мәртәбә ялына-ялвара чакырып уйнаттым. Театрны һәм аның артистларын Мөхтәр бик ярата, спектакльдәге