Татар баянчылары. Коллектив авторов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Коллектив авторов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Биографии и Мемуары
Год издания: 2015
isbn: 978-5-298-03025-0
Скачать книгу
килгәне булмады. Ләкин еллар үтеп, үзем филармониядә эшли башлагач та, балачакта алган тәэсирләрем, ягъни аның уйнавына һәм артистлыгына соклануым һич кенә дә кимемәде-сүрелмәде.

      Рифкать Һадиулла улы Лотфуллин 1933 елның 19 июлендә Казан шәһәрендә туа. Биш-алты яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Мәктәпкә укырга кергәч, шушы гармуны белән төрле бәйрәм концертларында катнаша. Үсә төшкәч, аны гармунның чикләнгән мөмкинлекләре канәгатьләндерми башлый, һәм ул баянда уйнарга өйрәнергә кирәк дигән карарга килә. Баянның зур мөмкинлекләре аның музыкаль сәләтен бик тиз ачып җибәрә – ике елдан соң унҗиде яшьлек Рифкатьне Татар дәүләт филармониясенә баянчы итеп эшкә алалар.

      Башта аңа җыр һәм бию ансамблендә эшләргә туры килә. Бу аның өчен үзенә күрә бер мәктәп була. Шунда ул тиз арада нота белемен дә үзләштерә. Хорга, аерым җырчыларга һәм биючеләргә уйнау егетнең осталыгын тагын да арттыра. 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үткәрелә. Шуңа әзерләнгәндә ансамбльдә яңа биюләр куела, һәм аларга яңа бию көйләре дә кирәк була. Рифкать абыйга менә шушы биюләргә берничә көй язарга туры килә. Бу уңайдан бер хатирә искә төшә. Бервакыт шулай филармониядә баянда уйнап утырам. Әле мәктәп елларыннан ук радиодан ишетеп отып алган бер бию көе капылт кына искә төште дә, дәртләнеп шуны уйнап җибәрдем. Уйнап кына бетергән идем, ишек ачылды да, Рифкать абый килеп керде. Мин аңардан:

      – Рифкать абый, син өлкәнрәк кеше, менә хәзер генә уйнаган бию көенең авторын белмисеңме? – дип сорап куйдым.

      – Белгәнгә күрә дә инде ишек артында тыңлап тордым бит, уйнап бетерүгә яныңа кердем менә, – диде Рифкать абый.

      – Кем соң ул?

      – Кем булсын инде, алдыңда басып торучы Рифкать абзаң була, – дип, ул бу бию көен 1957 елда Мәскәүгә барыр алдыннан язганлыгын сөйләп бирде. Аннары: – Рамил, әйдә син бу көйне ике баян өчен эшкәрт тә, икәү бергә өйрәнеп, радиога язылыр идек, – дип куйды.

      Мин аның бу үтенечен тормышка ашырырга дип кенә йөргәндә, рәхимсез үлем аны кырык өч яшендә безнең арадан алып китте.

      Алдарак мин Рифкать абыйның артистлыгына соклануым турында язган идем.

      Әйе, аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, чынлап та, зур артистлык үрнәге иде. Аның йөзендә син беркайчан да кәефсезлек күрмәссең. Кояштай балкып торган йөзе, кешелекле һәм мөлаем карашыннан тамашачы күңеленә дә яктылык бөркелеп тора иде.

      Рифкать абыйның туганнары да баянга гашыйк кешеләр. Энесе Рафаэль байтак еллар дәвамында Республика иҗат йорты каршындагы баянчылар курсларында укытучы булып эшли. Абыйсы Мәхмүт ага баянда, аккордеонда, төрле гармуннарда уйнарга ярата.

      1910–1920 елларда туып үскән беренче буын татар баянчыларыннан яшьрәк булса да, уйнавының моңлылыгы, сафлыгы, миллилеге буенча мин Рифкать абый Лотфуллинны нәкъ менә беренче буын татар баянчылары рәтенә кертәм һәм яшь баянчыларга: «Әгәр дә чын татар баянчысы буласыгыз килсә, башта Габдулла Халитов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, Фәйзи Садыйков, Рәис Сафиуллин кебек өлкән буын баянчыларының