Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
булмасын, йорт үзе дә, утырган җире дә бик әйбәт. Күрү белән яраттык без аны. Төп урамның уртарак бер төшендә, мәчет-мәдрәсәгә дә якын, базардан да ерак түгел, каршыда гына тимер юлга чыга торган кыскарак тагын бер урам башлана (исеме – Холодный переулок). Йортыбыз калай белән япкан, ике катлы: түбәнге каты җиргә кертеп – таштан, ә өске каты бүрәнәдән салынган. Урамга өч тәрәзәсе карый, парадный дигән ишеге дә бар. Капка-коймасы кызылга буялган, шуңа күрә аны «кызыл йорт» дип тә йөрткәннәр.

      Ихатабыз, бик киң булмаса да, ишегалды түренә таба шактый озын иде. Әлеге килешү буенча, аны нәкъ уртасыннан бүлеп киртә тоттылар: уң ягы безгә, сул ягы Сәлимҗан агайга. Безнең якта йортыбыздан башка тагын тәгәрмәч чыгырлы кое торып калды. Ә Сәлимҗан агай өлешенә кайбер каралтылар белән бергә матур гына бакча да эләкте. Без бигрәк тә бакчаны кызгандык. Сәлимҗан агай үзенең «пәриле» очындагы өен соңыннан шул бакча урынына күчереп куйды.

      Ихатаны бүлүнең исә көтелмәгәнрәк бер кыенлыгы да чыкты. Ишегалды түреннән тотыла башлаган киртә урам капканың нәкъ уртасына туры килде. Бер яртысы безнең якка, икенче яртысы Сәлимҗан агай ягына ачыла торган булып калды. Шул сәбәпле киртәне капкага китереп җиткермичә туктаттылар һәм вакытлыча бер капкадан йөреп торырга булдылар. Соңыннан ике хуҗа да үзләренә аерым капка эшләтергә тиеш иде. Ләкин айлар узды, еллар узды, сугышлар да үтеп китте, ачлык елын да уздырып җибәрдек, әмма яңа капка тәки эшләнмичә калды. Шулай итеп безнекеләр Дәүләкәннән киткәнчегә кадәр ике күрше бер капкадан йөрделәр. Безгә килүчеләр киртәнең уң ягына, күршегә килүчеләр сул ягына узалар иде.

      Яңа йортка – инде үзебезнең йортка – без 1918 елның июнь башында күчендек. Үзебезнеке! – бу кодрәтле сүз безнең малай җаныбызны да биләп алырга өлгергән иде.

      Без, әлбәттә, бик шат идек. Тизрәк күчәргә атлыгып кына тора идек. Беренче мәртәбә атакайга ияреп баргач, без энем белән икәү йортның бөтен җирен – эчен-тышын һәм ишегалдын карап чыктык. Түбәнге ярым подвалында кайчандыр пекарня булган икән. Ишектән керүгә нәкъ каршыда тәбәнәк-киң авызлы галәмәт зур мич, стена буенда ак тактадан таза эшләнгән лар-әрҗәләр, мич кырыенда сөяп куйган озын саплы көрәк һәм пумалалар… Почмакларында он кунган пәрәвезләр һәм… бөтен җиреннән күпергән камыр исе килеп тора кебек… Монда ак калач белән йомшак клиндерләр пешергән булырга тиешләр. Ак калачның нәрсә икәнен без дә әзрәк беләбез… Бәлки әле, бу әкәмәт мичтә безнең үзебезгә дә ак калачны пешерергә туры килер… дип уйладым мин бала хыялым белән.

      Пекарняны тиз генә карап чыктык та ашыгып югары катка мендек. Монда инде иртәгәдән дә калмыйча без үзебез тора башлаячакбыз. Менә зур гына өй алды, сулда – такта ишек, анда чолан булса кирәк, уңда – урам (парадный) ишегенә төшә торган, сарыга буяган баскыч… Әйбәт!.. Ярый, зур таза ишектән өйгә үк кердек. Каршыда коридор, сулда кухняга уза торган аралык, ә уңда ике якка ачылмалы ак ишек. Без иң элек әнә шул шәһәрчә шәп ишекне сак кына ачып, түр якка (залга) кыяр-кыймас кына атладык.