Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
бәйләнешкә керә алмагандыр инде. Һәм менә безнең җизни Ибәтулла Терегулов, Әхмәтсолтанга якын кеше, әнә шул элемтәче ролен үтәгән дә, имеш. Моның дөрес булуына дәлил итебрәк, Срур тутакай шундый бер кызыклы гына факт та китергән иде: Ибәтулла җизни төрле сылтау белән бер ел эчендә генә ундүрт мәртәбә тора торган фатирын алыштырган булган. Ни өчен?.. Билгеле, конспирация өчендер инде… Әлбәттә, болар барысы да сүз генә, кулыбызда бертөрле дә документ юк, ләкин бит кайчагында сүзнең дә ниндидер нигезе була. Мәсәлән, Әхмәтсолтан Терегулов революциядән соң да Уфада кала һәм совет органнарында хезмәт итә. Тазартулар вакытында да аңа тимиләр. Элеккеге патша чиновнигы булса да! Бу бит инде юкка гына түгелдер.

      Ә безнең җизнигә килгәндә, ул япон сугышын күргән, хәрби флоттан кайткан кеше, димәк, аның күпмедер дәрәҗәдә революция рухы белән сугарылган булуы бик табигый. Андый кешеләр аз булганмыни ул заманда.

      Җизнидән калган өч бала үсеп җитәләр. Кеше булалар, тик Рокыя тутакайга тагын да бер зур хәсрәт кичерергә туры килә – бердәнбер улы Әнвәр Ватан сугышында һәлак була. Чыдамлыгына исең китәр! Әнвәр турында сүз чыкканда, мин аның елаганын бервакытта да күрмәдем. Тик шунда сүзсез генә елмая биреп утыра – әллә хәсрәтен яшерә, әллә Әнвәрен күз алдына китерә… Шулай зарланмыйча, сыкранмыйча гына үлеп тә китте ул… Ә калган икесе, Рауза белән Ләйлә, исәннәр. Болар минем иң яраткан туганнарым. Алар үзләре дә бик туган җанлылар. Бигрәк тә Рауза! Сугыш аркасында утырып калганга күрәмедер, бөтен игътибары-кайгысы аның туганнарына күчте.

      Инде яңадан туй хәлләренә килсәк, минем, дөресен генә әйткәндә, искә төшерерлек нәрсәм юк диярлек. Туйда, үзегез беләсез, өй эче тулы кеше, ыгы-зыгы, шау-шу – кая монда җиде яшьлек малайга барысын да күреп бетерергә?! Тик бер нәрсә хәтеремдә ачык саклана: Срур тутакайны кияү йортына аллы-артлы ике ат җигелгән ябык повозкада алып киттеләр. Мондый эченә кереп утыра торган чананы минем беренче күрүем, ихтимал, шуңадыр, ул онытылмыйча сакланган да. Хәер, тагын бер нәрсәне әзрәк хәтерлим әле: бу – Гали бай йорты, чардаклы, яшел түбәле, авылда бер шәп, матур йорт. Срур тутакайны менә шул йортка китереп төшерделәр, чөнки җизни тиешле кеше шушында фатирда тора икән. Эчендәге бүлмәләренең ике якка ачылмалы биек, ап-ак ишекләре әле дә булса күз алдымда. Зур якты зал, бик күп кунаклар, өзлексез җыр-музыка, ләкин болар барысы да төштә генә кебек, хәтта мәҗлес хуҗасы җизнинең үзен дә ачык кына хәтерләмим. Бусы гаҗәбрәк тә инде, чөнки, никадәр бала булсам да, җизни дигән затны мин аера, күрә белергә тиеш идем. Ә бәлки, аерган-күргән булсам да, күптән онытканмындыр – алтмыш өч ел узып китте бит ул туйдан соң!

      Әмма мин тора-бара әкренләп күрдем, белдем, таныдым бу яңа җизнине, һәм озак еллар дәвамында ул минем иң нык хөрмәт иткән кешем булып калды. Кем иде соң ул минем җизнәм?.. Иң элек шуны әйтергә кирәк: ул Каргалы кешесе түгел иде, читтән килеп, күпмедер торып, шунда гына Срур тутакай белән танышып, аңа өйләнгән кеше иде. Исем-фамилиясе аның – Шәрифҗан Хәмидулла