Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
бөтенләй башка. Ул чибәр, сылу, үткер, яшьтән үк бик зиһенле, ирләрдә булмаган акыл үзендә, сүзе һәм тотышы белән кешене үзенә карата белә. Җырга, музыкага сәләтле, хәтта артистлык кабилияте дә бар аңарда. Кыскасы, гранд-дама!.. Хәзер Срур тутакайга сиксән алты яшь, ә хәтеренә һәм ачык зиһененә исең китәр… Алар арасындагы аерма тагын шуннан гыйбарәт: Рокыя тутакай укымыйча калган яки бик аз укыган, ә Срур тутакай үз теләге белән Уфага китеп пансионатта торып укыган, хәтта күпмедер вакыт Петербургта да булып кайткан. Укуын бетергәч, Каргалыга кайтып, учительница булган – балаларны русча укыткан (шуңа күрә «мөгаллимә» димим). Әйе, ул – үз заманының белемле һәм алдынгы туташы. Аңа мондый юллар ачылуының, минемчә, ике сәбәбе бар: беренчедән, аның яшьлеге 1905 елдан соң татар дөньясында башланган уяну, күтәрелү, мәгърифәткә омтылу чорына туры килә (ә безнең Каргалы кешеләренә укуга омтылу электән үк хас нәрсә), икенчедән, ул – туганнары арасында иң кечесе, төпчек кыз, җитмәсә, характеры да заманча тәвәккәл-кыю, шуңа күрәдер инде аның теләгенә каршы төшәргә базмаганнар (ә минем атакай исә аның укырга омтылуын һәрвакытта яклап килгән – моны Срур тутакай үзе дә әйтә)… Кыскасы, Срур тутакайның тормыш юлы бәхетле һәм матур башлана.

      Ләкин инде Рокыя тутакайның тормышы бөтенләй икенче юлдан китә. Иң элек аны яшьли генә Ибәтулла исемле җизнәсенә кияүгә бирәләр. Эш шунда ки, Ибәтулла җизни башта әбекайларның дәү кызы Зөләйха тутакайга өйләнгән була. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, Зөләйха тутакай беренче баладан ук үлеп тә китә. Үзе дә, сабые да… (Аның исемен соңыннан Нигъмәтулла дәдәкайның беренче кызына кушалар.) Менә шуннан соң, безнең татардагы гадәт буенча, тол калган җизнигә балдызын бирәләр… Ибәтулла җизни, өйләнгәч тә, Рокыя тутакайны Уфага алып китә һәм алар шунда әйбәт кенә тора да башлыйлар. Әмма ләкин бәхет дигәнең бер килмәсә килми икән ул яки килсә дә, көзге кояштай, бик тиз югала икән. Инде менә Ибәтулла җизнинең үзенә әҗәл чире эләгә – астыртын усал яман шеш чыга аның муенына. Өмет аз, котылу чарасы юк диярлек (хәзер дә юк әле ул), җизнинең хәле көннән-көн начарлана бара. Ахырда аны Каргалыга алып кайталар. Күпмедер вакыт аталары өендә ятканнан соң, 1917 елның январь башында, әйтергә кирәк, көтелмәгән бер чактарак, Ибәтулла җизни, ниһаять, дөнья куя. Кырыкка да җитмәгән тап-таза кеше!

      …Көтелмәгән чактарак, дидем. Әйе, гаҗәеп бер хәл! Язмышның мәкерле шуклыгы димме, ничек итеп аңлатырга да белмим, ләкин Ибәтулла җизнинең үлүе… нәкъ менә Срур тутакайга никах укыткан көнгә туры килгән икән. Хәзрәтләр, никах мәҗлесеннән чыгып, җеназа укырга киткәннәр. Шулай итеп, бабакайлар өенә зур шатлык тирән кайгы белән бергә, бер үк көнне җитәкләшеп килеп кергән… Хәер, моны әйтүе генә ансат.

      Мин үзем, гәрчә туйга кайткан булсак та, бу хәлне һич тә хәтерләмим. Җиде яшьлек бала гына идем әле мин… Аннары кыш үзәге, бик салкын чак, Ибәтулла җизни, әйткәнемчә, аталарында вафат, гәүдәсен дә шуннан алып чыкканнар, билгеле, безнең ише җылы өйдә утыручы вак бала-чаганың бернәрсә белмичә калуы гаҗәп