Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
иде. Шулай ук китап актарырга, рәсемнәр карарга да ярата иде. Татарча да, русча да укый белә иде ул. Ашыкмыйча гына акыл да саткалый иде, үзенә күрә фәлсәфәсе бар иде аның…

      Ә Нигъмәтулла дәдәкай дөнья куа, гәп сатып тик утыру кая ул – бөтенесенә өлгерергә кирәк. Кызу эш өсләрендә оек-чабатадан, алача ыштаннан, киез эшләпәдән өермәдәй бөтерелә иде. (Йоклаганда чабатасын да салып тормый икән.) Каргалы басулары һәм печәнлекләре шактый еракта, бабакайларның печәнлеге, мәсәлән, авылдан биш-алты чакрым, «болото» дигән җирдә иде. Нигъмәтулла дәдәкай ялгыз, унөч-ундүрт яшьлек кызы Зөләйхадан башка кул арасына керерлек беркеме дә юк. Калган балалары үзе пленнан кайткач кына тудылар. Зөләйханы да ул бик иртә эшкә җикте.

      Эшләргә, эшләргә! Эш аның өчен мәҗбүрият кенә түгел, җан таләбе дә иде шикелле, ничектер дәртләнеп, ләззәт табып эшли иде ул. Аныңча, эшсезлектән дә оят нәрсә юк. Менә шушы нигездә безгә дә аңардан «өлеш» чыккалый иде.

      Җәйнең бушрак вакытында Нигъмәтулла дәдәкай Дәүләкән базарына да чаптырып килеп җитә иде. Кояш баер алдыннан гына килә. Кояш белән бергә торып базарга йөгерә, анда эшләрен бетергәч, кайтып ашык-пошык кына бер-ике чынаяк чәйне каплый да сары атын җигеп, капкадан ук юрттырып китеп тә бара. Ә без, ике малай, эшсез йөрибез, безнең ат та юк, сарык-кәҗә дә юк, бер генә сыерыбыз бар, ул да көтүдә. Кыскасы, печән чабасы да юк, урак урасы да юк. Димәк, безгә, үсеп килгән ике малайга, урам таптаудан башка эш тә юк. Билгеле инде, Нигъмәтулла дәдәкай мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Кул-аягы таза малайлар эшсез йөрсеннәр, имеш! Моның өчен ул атакайны да тирги, инәйне дә тирги, ә без инде аның күзенә күренергә дә куркабыз. Кайчагында исә, тиргәп кенә калмыйча, инәйгә туп-туры әйтә: «Җиңгәчәй, малайларның алмашка күлмәк-ыштаннарын карап бир, мин бу ике хөрәсән ялкавын алып китим әле, булмаса, йөрмәсеннәр монда б… тибеп, миндә ипекәйнең тәмен белебрәк ашарлар!» – ди… Инәй дә риза була, ләкин икебезне дә түгел, мине генә җибәрә. (Ничек инде «ике бөртек»нең икесен дә җибәрсен ди?! Юк, булмый, ярамый!) Шулай итеп, Нигъмәтулла дәдәкай мине кабык арбасына утыртып, кырык чакрымдагы Каргалыга дыңгырдатып алып та китә торган иде.

      Авылда эш бервакытта да бетеп тормый – иртә яздан кара көзгәчә. Кайчан гына кайтсаң да берәр «эш өстенә» туры киләсең, мәсәлән, кизәк суктырган чакка… Каргалының үз урманы юк диярлек, агачны бик ерактан китерәләр, шул сәбәпле бөтен авыл җәй башыннан ук күп итеп кизәк суктыра. Бу – шактый авыр һәм пычрак эш. Иң элек тирес өемен түгәрәкләп җәеп, аңа мичкә-мичкә су ташып, бик нык чылаталар. Шул ук вакытта ыштан балакларын сызганган берәр ир кеше, җәем уртасына басып, озын тезгенле атны әйләндереп куа-куа тиресне озак кына таптата. Шулай чылата һәм таптата торгач, тирес тәмам йомшарып, измә хәленә килә. Аннары инде чират кизәк сугучыларга җитә.

      Бу эштә күбрәк җиткән кызлар да үсмер малайлар. Ыштан балакларын тездән югары сызганып, күлмәк итәкләрен бөрмәләренә кыстырып, алар шома такта өстенә куелган пар калыпка тирес измәсен сәнәк