Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
Зур улының һич көтмәгәндә йөзен каплап елап җибәрүе һәм үпкә катыш әрнеп, ялварып әйткән сүзләре аңа нык тәэсир итте булса кирәк, ничектер кинәт кенә сүнеп-боекланып, тирән уйга калгандай, башын да салындырып, күпмедер вакыт сүзсез-өнсез генә утырды. Аннары үзалдына авыр гына бер сулап куйганнан соң, ашыкмыйча әкрен-тыныч кына яңадан сүзен башлады: «Нигъмәтулламның бу өйдә хакы күбрәк икәнен мин белмичә, кем белсен. Дөрес әйтә ул, иңнәрендә күтәрде… Ходай – шаһит, улларым икесе дә миңа газизләр… Ләкин мин аларның чамаларын да беләм бит. Нигъмәтуллам, иншалла, өйсез калмас, яңасын салырга да хәленнән килер. Ә Мөхәммәдъярга авыр булачак, төп нигездән аерырга ярамый аны… Юк, Нигъмәтуллам рәнҗи күрмәсен, өйнең зур ягын Мөхәммәдъярга калдырыйк, шуңа сезнең фатиха бирүегезне сорыйм, кардәшләр!»

      Билгеле, мин әбекай сүзләрен алтмыш елдан соң үземчәрәк яздым, әмма төп мәгънәсе шулай иде дип бер дә икеләнмичә әйтә алам. Әйе, ана кеше төпчек улының мәнфәгатен яклады, чөнки төпчек улы шуңа бик мохтаҗ, хәтта шуның өчен генә ул Мөхәммәдъярында калырга да тели иде. Ләкин картлар бу өй мәсьәләсендә үз хөкемнәрен әйтергә ашыкмадылар. Бер якны да кыерсытырга теләмичә, үзара җайлап кына мәслихәтләштеләр… Нигъмәтулла да хаклы, Гаффә (әбекайның исеме) тутайныкы да дөрес… Ничек итеп аларны килештерергә?.. Аннары мәсьәләнең бу ягы да бар: өйгә төп хуҗа кем? Төп хуҗа, әле үзе исән чагында, аналары инде. Димәк, аның ихтыяры беренче нәүбәттә искә алынырга тиеш. Шулайрак фикер йөрттеләр картлар һәм ахырда өйнең зур ягын Мөхәммәдъярга калдыруны тиеш таптылар. Ләкин шуның белән бергә Нигъмәтулла дәдәкайны юатып та, үгетләп тә әйттеләр: «Син, Нигъмәтулла, Мөхәммәдъяр түгел, син бөтенләй башка. Өч стенаны бик тиз дүрт тә итәрсең, теләсәң, алтыпочмаклысын да булдырырсың, еллар гына имин торсын. Бу дөньяда бөтен нәрсә фани – кешенең малы да, җаны да, тик аңа карап, арагыз бозылмасын, бер-берегезгә терәк булып тату гына яшәгез… Ә син, Мөхәммәдъяр, мал кадерен бел, әрәм-шәрәм итмә, бетерүе ансат булса да, табулары бик читен… Атагыз мәрхүм нәселегездә хөрмәткә ия бер зат кеше иде, анагыз Гаффә тутай – ил каршында абруйлы бер карчык – аның хәер-догасын алып калырга тырышыгыз!» – диделәр. Ике бертуган бу нәсыйхәтне баш иеп кенә тыңладылар, күңелләрендә ни булгандыр – икесенең берсе дә авыз ачып сүз әйтмәделәр. Шуннан соң барысы да кул күтәреп озын гына дога кылдылар.

      Әнә шулай уелып калды бу вакыйга минем хәтеремдә. Күп нәрсәләр онытылды, әмма, ни хикмәттер, бусы менә онытылмады. Бәлки, Нигъмәтулла дәдәкайның чүгәләп елавы яки әбекайның хәсрәтле уйчан йөзе моңа сәбәптер – хәзер инде моны аңлавы да һәм аңлатуы да бик читен. Һәрхәлдә, балачактагы аңсыз, әмма сизгер күңел эше бу – күргәннәрдән нәрсәнедер шунда ук ташлаган, ә нәрсәнедер бабай булгач та онытма дип саклаган.

      Биредә тагын шуны өстәп әйтәсем килә: минем атакай мал бүлешкәндә өлешкә керүдән баш тарткан икән. Сәбәбен әйтә алмыйм, бәлки, сугыш елларында болай да бик нык какшаган хуҗалыкны таратып, авылдагы туганнарын артык