Әсәрләр. 3 том. Амирхан Еники. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Амирхан Еники
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-03857-7
Скачать книгу
офыкка китеп югалган чуар иген басулары. Әбекайның итәгендә мин ялт-йолт каранып барам. Җирдән берәр кош күтәрелсә, шуңа башымны каерам, юл буенда берәр күбәләк талпынса, аңа да сузылмакчы булам. Шулай озак кына бара торгач, без ахырда ерак бер яланга җитеп туктадык. Хәзер менә чамалыйм, бу, мөгаен, Әркәсле яланы булгандыр – авылдан кыйбла тарафындагы ерак кырларны каргалылар әнә шулай дип йөртәләр иде. Без килеп туктаган җир тип-тигез сәхрә иде. Кайсы якка карама, бихисап чәчәкләр, ә җиргә төшкәч, мин куе үләнендә бөтенләй күмелә яздым. Тирә-ягымда ниндидер кортлар тонык кына безелди, ниндидер кошлар пыр-пыр очып китәләр, ә бер кошчык кайдадыр биектә шундый өздереп, шашынып сайрый ла, әйтерсең менә безне күрүдән шатлыгы эченә сыймый мескеннең! Аның тавышы бер якыная, бер ерагая, гүя мине үчекли, ләкин мин аны күрә алмыйча йөдәп беттем. Мин әле ул кошчыкның тургай икәнен дә белми идем. Әмма миңа бик рәхәт иде, бик кызык иде, гүя мин моңарчы һич күрмәгән өр-яңа бер дөньяга килеп чыкканмын. Билгеле, хәйран калганмындыр инде, кая карарга, нәрсә эшләргә белмәгәнмендер… Йөрисем-йөгерәсем килгәндер, чәчәкләрне дә өзәсем килгәндер. Ләкин әбекай мине ни өчендер үзеннән ерак җибәрми, гүя ашыкмаска кушкандай әкрен генә: «Чү, бәбкәм!» – дип әйтә тора.

      Ә бабакай, атын тугарып үләнгә җибәргәч, бераз читкә китеп, чирәмгә кара җиләнен җәйде дә намаз укырга кереште. Башта аягүрә, аннары тезләнеп укыды. Тирә-ягы куе үлән, шау чәчәк, менә шул үлән-чәчәкләр эченнән бабакайның нечкә муены белән кырпу бүреге генә күренә. Якты һавада күзгә күренмәс әлеге кечкенә кошчык талпына-талпына һаман өзелеп-өзелеп сайрый, үләндә йөргән җирән алаша да әледән-әле башын селкеп, тимер авызлыгын чыңлатып куя, ә без әбекай белән бер читтә нидер көткәндәй тын гына басып торабыз.

      Ни хикмәттер, мин үскәч тә, олыгайгач та, хәтта менә картайгач та әнә шул күренешне – бабакайның үлән-чәчәкләр арасында тезләнеп намаз укуын һич оныта алмадым. Ниндидер бик якты бер эз калдырды ул минем бала күңелемдә. Бәлки, шул мизгелдә мин әйләнәмдәге сихри дөньяны ачыграк күрә, тирәнрәк тоя башлаганмындыр… Нәрсә дим, мин бит үзем дә үлән биеклек кенә бала, берни аңламаган, бернәрсә белмәгән бала гына. Тик менә хәзер уйлап куйгалыйм: шул балачакта күргәнем миңа соңыннан иң авыр чакларда да дөньядан бизмәскә ярдәм итмәде микән?!

      Бабакай белән бәйле тагын бер хатирәм саклана. Әлеге авылдан чыгып китә торган каршыдагы тыкрык буенда, мәчет ихатасы артында, аларның читән белән әйләндергән ындырлары бар иде. Ындыр әллә ни зур да түгел, урта бер җире тап-такыр… Менә шул ындырда көлтә таптатканны хәтерлим мин… Көз башы булгандыр инде, көннәр әле аяз, тымызык, бик җылы да иде. Ындырның тап-такыр уртасына бодай көлтәләрен, башлары белән эчкә каратып, зур түгәрәк итеп тезеп салганнар. Бабакай җигүле арбага минем ише ыбыр-чыбыр бала-чаганы төяп, шул көлтәләрнең башларын аты һәм арбасы белән таптатып, әкрен генә әйләнеп йөрде. Озак әйләндерде ул безне – тәмам кинәндек без бу рәхәткә! Көлтә таптату – ашлык сугуның бер ысулы икән