Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-04057-0
Скачать книгу
– Әйдә, ярдан бер-ике таш кубарып апкиләбез. Табын икән табын булсын. Кунагың да киләсе бар. Камәриягә өстәл әзерли торыйк.

      Әйе, Солтан бүген бирегә Камәрияне чакырган иде. Килермен, диде.

      Ярдан чыгып торган ташлар авыш нарат турысында күбрәк иде. Шуларны кубардылар, һәркайсы икешәр яссы ташны үзенә утыргыч итеп җайлады. Өстәл урынына зуррагын сайладылар. Көчәнә-көчәнә арлы-бирле кузгата торгач, ул җимерелеп төште, вак ташлар, ком коелды, ярда бушлык хасил булды, куыш ачылып калды. Солтан шунда үрелеп карады.

      – Ни бар? – дип сорады Степан.

      – Еланнар оясы, ахрысы.

      – Еланнар? Еланнарга мин белгеч. Анда елан ите ашар чиккә җиткән чаклар булды, парин. Шулай бервакыт Гардез белән Кабул арасындагы юлны сакларга туры килде. Берничә көн сусыз яттык. Сугыш… Ярты взвод кырылды. Шулай бер ташбака тотып алдык. Нишлисең – ашадык. Җирәнгеч анысы…

      – Әллә миңа елан ите ашатырга уйладыңмы?

      – Ашый торган еланнар башка ул. Ә болар – тузбашлар.

      Еланнарның башлары кайда да, койрыклары кайда –буталышып беткәннәр. Яктылыкны бар дип тә белмиләр. Күзләре йомык, тәмам онытылганнар. Ниндидер ләззәткә бирелгәндәй, бер-берсенең тәннәре буенча алга да артка шуышалар. Кайсылары бау шикелле урала, кайсылары чишелә. Кайсысы авызын шыплап япкан, кайсысы киереп ачкан. Авызлары ачылганнарының ике аермалы уклары йә хәлсез асылынып төшкән, йә киерелеп тора, йә калтырана. Башларындагы сары таплары светофор утлары шикелле әле кызара, әле яшелләнә кебек.

      Ботак алып килеп, Степан аларны тузгытырга тотынды.

      – Тимә, ятсыннар, – диде Солтан.

      – Ә юк инде, яшьти. Мин артта елан торганга күнекмәгән. Тыл чиста булырга тиеш.

      Еланнарның ни белән мәшгуль икәненә Солтан төшенеп өлгергән иде инде. Яз бит. Табигатьтә яратышу мәхшәре хөкем сөргән вакыт. Күз алдында бала чагының онытылып беткән, ә хәзер кинәт искә төшкән бер күренеше җанланды. Майның кайсыдыр көннәрендә яр буендагы җылы ташларның дымсу асларыннан бер-берсен алгы һәм арткы аяклары белән кысып кочаклап, ак йомшак корсаклары белән сыланышып беткән гөберле бакаларны актарып чыгарганнарын, аларның серләренә төшенергә теләгәндәй, ике таяк очы белән бер-берсеннән аерырга тырышуларын хәтерләде. Ләкин бакалар тиз генә бирешмиләр иде. Солтанның һәм башка малайларның кызыксынудан, көчәнүдән борын очлары, маңгайлары тирләп бетә, ә бакаларның салкын, кытыршы тәннәрендәге шадра төртекләрдән тамчы-тамчы сөт саркып чыга. Малай-шалай бөтен дөньяларын оныта, аның саен үҗәтләнә. Түземнәре беткәч, ахырда һичнинди тартынусыз, җирәнүсез төстә алар бакаларны сыртларыннан куллары белән тартып, аякларын бармаклары белән каерып аералар иде. Бакаларның аяклары, көзән җыергандагы шикелле, киерелгән көйгә бөкрәешеп, тырпаешып кала, күзләрен ачмыйлар, тавыш-тын чыгармыйлар, җиргә ташлагач, үпкәләгән сыман, кыймылдамый яталар. Әгәр шулвакыт берәр кыз бала килеп чыкса, малайлар шул бакаларның берәрсен сиздермәстән аның аркасына салырга да күп сорамыйлар иде. Солтан үзе бака салырга ни өчендер Камәрияне сайлый, аны көтеп ала, посып