Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-04057-0
Скачать книгу
сукаланмаган да икән әле. Кайткач бер ял булсын дип, Степан аны бүген иртүк балык тотарга, яр буенда сөйләшеп утырырга алып чыкты. Кичә көн аяз иде, җир кибәргә дә өлгерде, елга суы да кимегән, үз эзенә төшә язган. Бераз юанып утырырлар да, Степан эшенә китәр, ә ул, бабалары янына умарталыкка барып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Колхоз умарталыгы моннан ерак түгел, ике чакрымлап өстәрәк, шушы елганың калкулык астындагы уйсу ярында, бәләкәй генә урман аланында. Солтанның шунда тукталасы килгән иде дә, Степан риза булмады. Әллә нигә бер күрешкән, бераз тамак чылатырбыз, ә картлар алдында хәмер чөмереп утыру килешмәс, диде. Биредә дә начар түгел. Яр ышык, аяк астында – вак ташлы ком, кеше-кара йөрми торган аулак урын. Яхшы!

      – Томан да соң! – диде Солтан.

      – Көн эссе булырга ул. Кичәге шикелле үк, эштиеңне куырыр әле.

      – Берәр кабер ташына шакырбыз. Бәлки, ачып кертерләр. Анда салкынчадыр, ә, Стёпа?

      – Анда шакып кермиләр шул, парин, – диде Степан һәм, кулындагы әйберләрне җиргә куеп, балтасын алды. – Әйдәле, ботак-чатак җыеп килик.

      Алар инеш култыгының кызыл үзле балчыклы һәм җирән төстәге комлы ярына таба атлап киттеләр. Степанның аяк астында ташлар чыгырдады, ваграклары, зур балыктан курыккан маймычлар сыман, алга очкалады. Эзләре батып-батып калды. Солтан исә, аның белән чагыштырганда, юка боз буенча гына бара диярсең: аяк атлаулары җиңел, сыгылмалы иде.

      Ике метрлап биеклектәге яр кисентесеннән үк сөзәк үр күтәрелә, ә анда – ташландык рус зираты. Солтан ул зиратның елгадан шактый читтә торганын хәтерли әле. Элек бу үр астында болын җәйрәп ята иде. Су күтәрелгәч, аста калды. Хәзер язгы ташкыннар һәм бозлар кимерә, ашый, агыза торгач, яр зиратка ук килеп төртелгән. Кайбер каберләр, алар өстендәге агачлар агып ук киткәндер. Әнә яр читендә үк үскән тагын бер нарат тамырлары тотмыйча авып төшкән. Тагын берсе тәмам кыйшайган, астына барып басарга куркыныч хәлдә калган. Ара-тирә эреле-ваклы ташлар чыгып торган яр шулай елның-елында ишелә, чигенә, киңәя бара, күрәсең.

      Солтан ярты юлда туктап калды, Степан ауган наратның алтын кайрылы ботакларын чапкалаган арада, үр кашыннан чак кына түбәндәрәк торган чиркәүне, кайсысы янтайган, кайсысы җиргә сузылып яткан агач һәм тимер тәреләрне, кыйшайган, таралган, беришләре тәмам таркалып, череп яткан чардуган калдыкларын, сирәк кабер ташларын күз уңыннан үткәрде. Томанда өлешләп-өлешләп кенә күренгән кызыл чиркәү һавадан авыр гына очып барган сыман. Ул биш гөмбәзле, чаң манарасы гөмбәзләрдән калкурак. Исән тәреләре чалшайган, ике гөмбәздә бөтенләй юк. Калайлары челтәрләнгән, сәләмәләнгән; кайбер урында кайтарылып, купкан ямаулык шикелле асылынып төшкән. Гөмбәзләрнең ачык урыннарыннан шикмә агачлары каралып күренә, алар ите сөяккәчә кырылган һәм, Россия шәһәрләрендә халыкка сатар өчен, кибетләргә чыгарылган мал кабыргаларын хәтерләтә. Уртадагы баш гөмбәз иске зонтик сыман убылып төшкән. Аны корыган үлән сабаклары, кәкре тал, кәрлә каен үсентеләре баскан. Манарадагы кара кыңгырауның яртысы гына эленеп калган, күгәрек