Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-04057-0
Скачать книгу
тоймады. Аны канатларын хәлсез иткән курку хисе биләп алды. Каршы җил китереп бәргән ачы төтен сулышын кисте, тынын буды. Аңа бу гөрелтенең һәм төтеннең чыганагы яхшы билгеле. Озын һәм очлы томшыклы, хәрәкәтсез каткан канатлы һәм ут койрыклы тимер кошлар шулай саңгыраулатып гөрелди, күңел болгаткыч исе белән тынны буа. Гадәттә, сандугачлар, бу тимер кош күренүгә, лачыннан өреккән шикелле, төрлесе төрле якка качалар, посалар иде. Тимер кош кыска муенлы. Ерткыч кошларныкы кебек үк. Озын муенлы зарарсыз кошларныкыннан әллә каян аерылып тора.

      Каршыдан килгән тимер кошның күзләреннән бәреп торган нур көлтәләре болытларны тишеп чыкты да сандугачны бераз вакытка сукырайтып калдырды. Иләмсез тимер кош туп-туры аңа таба очып килә иде. Сандугач нишләргә дә белми калды, канатлары хәлсезләнде. Әмма ул чигенә, читкә тайпыла алмый иде инде, алда – туган җир. Алда – шулай ук дәһшәтле ерткыч дошман да. Ләкин ул ата-анасының «карурманга караганда, сандугач көчлерәк» дигән җырларын онытмаган бит әле. Карурманда дошманнар күп. Хәзер исә сандугачның каршысында аларның берсе генә. Иң зурысымы, иң кеч- кенәсеме – барыбер. Ялгыз дошман – куркыныч көндәш кенә ул. Ялгыз көндәшне җиңеп була дигән якты ышаныч сандугач күңеленә ата-анасы җыры белән үзенә генә түгел, ә балаларына да җитәрлек булып, мәңгелеккә кереп калган.

      Сандугач читкә тайпылмады. Кош белән самолёт арасы әлегә шактый, ләкин һичнинди киртәсез, буш һәм якты иде.

      Кичкырын, кошлар көтүе диңгез ярының тын кыялары турысыннан очып үткәч, сандугач тимер кошларның астагы диңгезне иңләп йөзгән шыксыз дәү оясын абайлап өлгергән иде. Тирә-якны бихисап утлары белән яктыртып, ул оя ярга янәшә йөзеп бара иде. Аның сыртларында эре ак йолдыз сурәтләре яна, шундый ук йолдызлар тимер кошлар сыртында да күренә. Оядагы кошлар менә-менә ут чәчеп күтәрелерләр дә арттан куа чыгарлар кебек.

      Тик сандугач алардан курыкмады. Оясында йоклап яткан тук кошлардан өркәсе түгел. Дошман һавага күтәрелгәч кенә яный.

      Тимер очкычлар оясының артында зәңгәрле-аклы киң буразна сузылып кала, аңа ыгы-зыгыга бирелгән акчарлаклар ияргән иде. Акчарлаклар куркытылган көмеш балыкларны чүпләп бардылар.

      Әнә шул оядан, әйләнә-тирәне гөрелтесе белән дер калтыратып, ут койрыклы ике тимер кош күтәрелгән иде. Ләкин сандугачлар ул арада алардан шактый ераклаштылар, артка әйләнеп карамадылар, шуңа күрә аларның нишләгәннәрен күрмәделәр.

      Континентның иң көньягында – сандугачлар кышлаган җылы урыннарда да боларга охшаган көмеш кошлар таш юллардан күтәреләләр дә ниндидер корбаннарын эзләгән кебек ажгырып очалар иде. Соңгы вакытларда алар кара тәнле кешеләрнең тимерчыбык киртәләр белән уратылып алынган тәбәнәк йортлары турысыннан күп очтылар, ә кешеләр, алар пәйда булганчы, котыртылган кырмыскалар кебек йөгерештеләр, кулларын йодрыклап, нидер кычкырдылар. Ак тәнле кешеләр исә, аучылар сыман, аларга мылтыклардан атты. Кара тәнлеләрнең байтагы егылып калды.

      Шулай итеп, сандугач