Юл. Романнар, хикәяләр. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-04057-0
Скачать книгу
җанын ташлап чыга да үләргә китә.

      – Уйлап та чыгарасың инде, ә? Миңа башкача тоелды.

      – Ничек?

      – «Өрәкләр»2 шундый иде. Безнең «вертушкалар»3 килеп чыкканда, алар да, еланнар шикелле, тау ярыкларына кереп кача иде.

      – Кызганам мин аларны.

      – Өрәкләрнеме? Бар, кочагыңа җыеп кил дә ояларына тутыр.

      – Һәркемнең үз каланчасы инде.

      – Әллә мине гаепләвеңме бу?

      – Юк, үземне, – диде Солтан.

      Ул учак янына барып басты да аракы салып эчте, яссы бер ташны елан йөзеп киткән якка чәпчетеп җибәрде. Таш суны үпкән урыннардан коймак-коймак нурлар сирпелде. Алар алтын күбәләк канатлары сыман җилпенделәр дә сүнделәр. Ә сүнгәч, әллә төпкә тондылар, әллә агып киттеләр. Бәлки, ул нурлар, күбәләк канатыннан бармак битләренә сыланып кала торган алтын бөртекләр кебек, вак дулкыннар кагышы белән яңадан яр буена кайтып егылалардыр.

      Еланнар, муенга урап йөрерлек, зарар кылмас тузбаш еланнар. Солтан үз-үзеннән: «Нигә тик торганда рәнҗеттек без аларны?» – дип сорады. Күңеленә килгән җавап аның кәефен кырды. Еланнар булып еланнар арасында муенга урасаң да җирәндерми, тәнне чиркандырмый торганнары бар. Ә кайбер кешеләрнең кылган эшләре арасында муенга күтәралмаслык таш булып асылганнары һәм сине төпкә тартканнары күпме!

      Шуышырга гына дучар булган баягы бичара тузбашларны туздырып ташлаган кебек, Солтан үзара гыйшык тотып йөргән ике кешене дә бер-берсеннән аерып атты, алар арасында кара яшен булып яшьнәде. Көйдерде, яндырды. Үзе дә көл сарган күмер сыман көйрәп кенә калды. Хәзергәчә ялкынланып китә алганы юк әле. Хәтер җиле искән саен пыскый гына. Менә тагын шул исенә төште. Башыннан кичергән бер вакыйганы һич онытасы юк. Вакыт-вакыт аның җанына шуышып керә, өтә, куыра иде.

III

      Өч ел элек, егерме яшен тутырган көнне, Солтан шушы зиратта Камәрияне яратуының авыр тойгыларын кичерде. Шуннан аралары суынды. Упкын. Хәзер басма салып йөргән көннәре. Чайкалып торган асылмалы басма. Чын, нык күпер салынырмы – билгесез. Ышаныч бар барын. Алга килми белеп булмый әле. Әйе, өч ел элек. Шушы зиратта. Нәкъ шушы көнне… Ай күзе белән тыныч дөньяга караган зәңгәрсу май төне иде. Ул, Казаннан кайтып, авылда бергә уйнап үскән иптәшләре, аларның йөргән кызлары белән үзенең туган көнен үткәрде. Камәрия килмәде. Кунаклар таралышып, бабалары өендә ялгызы гына калгач, Солтан урамга чык-ты. Ул көнне Камәриянең элек йөргән егете Иштуган армиядән кайтып төште. Тау-ташлы, канлы, меңнәрчә аналарның, аталарның, сөйгән ярларның, балаларның котын алып торган, кешеләр шәһәр кухняларында, авыл өйләрендә сүккән, каһәрләгән, матбугат, телевидение, радио башта ләм-мим искә алмаган, аннары уздыра-уздыра мактарга, данларга керешкән Әфганстан сугышыннан әйләнеп кайтуның ул елларда да, соңрак та әллә ни абруе, даны юк иде. Ил дәшмәде, халык сагайды. Конституциядә кешенең яшәргә хокукы гарантияләнсә дә, моннан тайпылуны аклар өчен, «интернациональ бурыч» дигән гыйбарә барлыкка килде. Кешеләрне сәер, зиһен кабул


<p>2</p>

«Өрәкләр» – Әфган мөһаҗирләренең совет солдатлары телендәге кушаматы (авт. искәр.).

<p>3</p>

«Вертушкалар» – совет вертолётлары аталышы (авт. искәр.).