Берсе, каршы әйтергә базмагандай, ничектер тыеладыр, боегадыр кебек тоелды. Аның каравы бүтәне, эрерәк күренгәне, калынрак, корырак аваз белән кечерәге тирәли очына иде. Башта бу безнең өчен кызык булудан ары узмады. Ниндидер бәлагә тарыганнардыр дигән шик беребезнең дә күңеленә килмәгән.
Шулай бәхәсләшә торгач, ләкләкләр тынды. Үпкәләшкән шикелле аерылыштылар. Һәркайсы үзалдына килеп, ләмгә башын төртте. Кошларны мавыгып күзәтүебез сүрелде. Үз уеныбызга биреләбез дигәндә, ләкләкләр, канатларын җилпеп, янә һавага күтәрелделәр, тал чыбыгы кебек нечкә аякларын сузып, ояга кундылар. (Фираяның да аягы шундый. Моңарчы мин аны күңелемнән генә керәшәгә тиңләп йөри идем. Инде капылт ләкләккә охшатып, «Ләкләк» дип атыйсыма куанып куйдым.)
Беравыктан болары янына зиреклектән алты ләкләк очып килде. Ыгы-зыгы көчәйде. Таптанышып, үз телләрендә нидер аңлашкач, игътибар белән ояны караштылар да читтәге түмгәләкләргә кундылар. Томшыклары белән байтак ләкелдәгәч, кинәт шым булдылар.
– Хәерлегә булашмагансыз, оланнар, – дип, бик бирелеп күзәтте Ишмөхәммәт бабай. – Сизәмсез, өнәмәделәр ят йомыркаларны. Хәрәм малны килештермәүләредер. Хәерлегә булмас, ояларыннан бизмәсеннәр тагын. Хаталык кылгансыз, ахры, хата…
Йомыркаларны кире алырга башта ул безне җибәрмәкче иде. Нидер хөкем итеп, титак-титак үзе китте. Баласытып, кошлар безне талар дип уйламадымы икән? Агач башына үрмәләргә мине ияртте.
Әллә ни ара үтмәдек. Ояның хуҗасы – ана ләкләк ялгызы югары талпынды, хәйран биек, Җалпы тауларыннан ашып күтәрелде дә таш булып кинәт түбән ташланды, ук булып җиргә кадалды, һәм бернинди тавыш-өнсез…
Дәррәү кычкырып, бәтиләр кебек сикерешә-сикерешә, шунда ябырылдык. Әллә безнең кычкырудан өркеп, әллә хәлнең болай очлануын өнәмичә, калган ләкләкләр кайсы-кая таралышты. Ата ләкләк дусты янына төшмәкче иде дә, бездән кыймыйчадыр, теләмичә генә күлнең теге ягына барып кунды. Селкенмәде дә. Ерак бер чакыруны сагаеп тыңлаган кеше кебек торды да торды. Башын янтайтып, күкне күзәтте.
Без килеп җиткәндә, ләкләк җансыз, җирне кочкандай, канатларын җәеп хәрәкәтсез ята иде инде. Тургайлар җыры тынып, тоныкланып калгандай булды, ачынулы тавышы белән тәкәрлек аваз салды. Йомшак җил корыган камышларны ачуланыбрак кыштырдата сыман. Бары тик кояш кына, ләкләкнең канлы томшыгында чагылырга теләгәндәй, юка болытны нечкә бер нуры белән кисеп чыкты.
Бик гаҗәпсенеп, Ишмөхәммәт бабай ләкләккә текәлде. Уятырга өмет иткәндәй, таягы белән канаты очына кагылып алды. Ләкләкнең яртылаш ярыга томаланган көрән күзенә орынгалады. Аннан соң чүкте. Эре сөякле гәүдәсе белән, гафу үтенгәндәй, кечкенә кош алдына чүкте.
Тын иде…
Ишмөхәммәт бабай һәммәбезгә күз йөртеп чыкты. Иреннәре калтырануын күрдек. Шуны басарга теләпме, ул бүлтәеп салынган аскы иренен тешләде дә башын ваемсыз терлекләр белән тулы яланга борды. Әмма авыр күз кабаклары астындагы күзендә бернинди уй чалымы сизелмәде. Ул ниндидер