Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03249-0
Скачать книгу
үз-үзенә кабер казуын карап тору аңа ләззәт бирә иде. Әйе, бу фашист үлем алдыннан совет разведчикларының калтырануларын күрергә тели. Ә Рахманга хәзер дошман алдында тыныч кына кабер казу да батырлыкка таба бер адым атлау булыр кебек тоела. Рахман, шуны уйлап, кулына көрәк алды да күршесенә:

      – Әйдә, Вася, керешик, булмаса… Мин үзебезчә, кыйблага карап ятар идем, – дип эндәште.

      – Барыбер түгелмени, туган?..

      Разведчиклар икесе ике як баштан көрәкләрен коры кәскә батырдылар.

      Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Баш очыннан, пырылдап, чыпчык көтүе үтә. Кайдадыр шәүлегән кычкыра. Туп көпшәсен җир- гә кадап тынып калган тәреле танк өстенә кәлтә елан менеп яткан.

      – Безне озата, туган, – диде Вася. Кәлтә еланны ул да күргән икән.

      Рахман үзенә әллә кайдан көч кергән кебек хис итте. Дошманнары алдында сынатмаска теләпме, ул туфракны каерып-каерып ала. Эшкә күнеккән куллары әйтерсең лә кабер түгел, бәлки бәрәңге базы казый.

      – Кара әле, туган, – диде Вася шыпырт кына.

      – Кычкырып әйт, Вася! Урланган алтын казымыйбыз ич!

      Рахманның көр тавышына гитлерчылар борылып карады. Офицер авызын күтәреп көлә иде:

      – Рус дуңгызлары тиресме актара?

      – Кабер казый, фашист! – диде Рахман, тешләрен кысып. Көчәнүдән аның яңагындагы тирән ярасы ачылган һәм аннан кан саркып, муенына, күкрәгенә агып төшкән иде.

      – Шым бул, туган. Монда кара, – диде Вася һәм аяк астына ымлады. Туфрак астыннан яртылаш калкып, пехота минасы күренеп тора иде. – Әҗәл. Тик фашистларга да өлеш чыгар.

      Разведчиклар, карашып, бер мәлгә туктап калдылар. Җаннарының ни әйткәнен алар күзләреннән аңлый иде.

      – Казымыйлар, обер-лейтенант әфәнде…

      – Хәл җыябыз, – дияргә ашыкты Вася.

      – Калтырый? Курка? – диде офицер. – Партизаннар кайда – әйтми? Без сезне ашыктырмый. Уйла. Әйтсәгез, оберст әфәнде сезнең җан саклый. Әйтмәсәгез, капут!..

      Үлем… Ул разведчикларның аяк астында агач тартма кыяфәтендә ята. Әнә шул үлемнең үз кулларында булуы Рахманны шатландырып җибәрде. Үлемеңне сайлау иреге – давылдан соң кояш чыгу түгелмени? Ач бүреләргә ботарлатканчы, болан упкынга ташлана ич!

      – Йә, туган, хуш!

      – Бәхил бул, Вася…

      Алар астан гына кулларын кысыштылар. Рахман аягын мина янына куйды. Хәзер аңа орыну җитә иде.

      – Офицер!

      – Мин тыңлый.

      – Без монда уйлашып тордык та…

      – Әйтергә булдыгыз?

      – Әйе, офицер әфәнде. Бер сүзебез бар.

      – Гут, гут, – диде эсэсчы һәм аларга таба атлады.

      – Миңа әйтәсезме, оберст әфәнде янына кайтыйк телисезме?

      – Сиңа…

      Ул солдатларны чакырып кул изәде. Алары да казыла башлаган чокыр тирәсенә килеп басты.

      – Йә, кайда партизан? Кайда лагерь?..

      – Монда, этләр, сезнең алда…

      Әремле кыр гөрселдәү авазы белән тулды. Ул якындагы урмангача һәм ерак тауларгача җәелеп, әкренләп сүнә, сүрелә барды…