Ярга көчле дулкын кагып, дебаркадерга «Ракета» килеп туктады. Иңеңнән авыр йөк ташлагандай, син тирән сулап куйдың. Әкрен генә:
– Йә, хуш, – дидең.
– Хуш… Талир тәңкә. Җирдә яшәү учта яткан тәңкә кебек ике яклы икән ул.
Син йөгердең. Яр буеннан каерылып карап калдым. Мәңге онытмаслык итеп карыйсы калган икән. Күз керфекләрем талганчы… Талир тәңкәң синең арттан еллар дулкыннары аша тормыш төбенә чумды.
Хәтерлисеңме син?..
– Хәтерлисеңме син? – дим мин, кабатлап.
– Әй!.. Онытылса иде дә бит…
– Кузгалырга вакыт инде. – Мин ялкынланып торган офыкка ымлыйм. – Әйдә. Соң инде.
– Соң шул. Соң. – Ул куаклыктан бер ботак сындырып ала да төз аягына чәпәли. – Хушлашыйк шушында гына. Бергә кайтмыйк. Сукмаклар аерым безнең.
Уңайсыз булып китә. Кыймый гына аңа каршы басам, битеннән сыйпыйм.
– Кирәкми! Җибәр, җибәр! – Ул, ярсып, чыбыгын чокырга томыра. – Бар, кит!
Һәм кинәт, үксеп, ул муеныма сарыла, күкрәгемнән, иңбашымнан үбә.
– Килдең бит, барыбер килдең, шайтан кызы!
Аның чәче, күлмәк изүеннән кереп, тәнне кытыклый. Иркәлисе, юатасы иде аны, тик мин бары:
– Кайтыйк инде, – дип кенә калам.
– Оныттыңмыни?
– Ә син елама, юләр, тынычлан.
– Бетте инде. Кал.
Ул китте. Берүзем инде авыл өстендә кабынган утларга каршы атлыйм. Тынычлыгымны югалттым, йөрәгем кузгалды. Нәрсәгәдер шатланам, нилектәндер көенәм, нәрсәдер җитми, нидер эзлим, юксынам, ямансу һәм әйтеп бетергесез читен.
Кинәт кыштырдау тавышы ишетеп сагаям. Чү! Муенымда зәңгәр яулык. Кайчан бәйләп өлгергән? Без бит җәдәчләшмәдек бүген. Әллә безнең тормыш булганмы ул сүзсез җәдәч? Синең исеңдә калмаган бит. Оныт дигәнең өчен отылдың мәллә?
Берәм-берәм йолдызлар кабынырга тотына. Мин барам да барам. Алдымда бер шәүлә атлый. Бу – ул. Мин ашыкмыйм. Арабыз гел бер – моңа кадәр булганча. Якынаймый да, ерагаймый да. Хәер, мин чиксезлекне якынайта алмыйм бугай. Аның каравы мин ул чиксезлеккә йомшак җилдә үзенә пары булмаган күбәләк кебек боек җилфердәгән зәңгәр яулыкны очыртып җибәрдем. Мин үз күбәләгемне күптән таптым инде.
СОҢГЫ СҮЗ
– Казыгыз! Тизрәк! – диде офицер.
Аларның аяк астына шапылдап ике көрәк килеп төште.
Нечкә билле, зәңгәр күзле чибәр немец офицеры баскан урынында сүлпән генә борылды да этләр кебек һәр хәрәкәтенә буйсынырга әзер торган солдатларына үзенчә нидер сөйләнеп куйды. Тегеләре ясалма бер ялагайлык белән көлешеп алдылар һәм, автоматларын әле чыклары да кибеп өлгермәгән әрем, исле ромашка арасына куеп, флягаларын ачтылар.
Рахман эсэсчыларның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Ул тәртипсез яткан автоматларны кояш җылысына шуышып чыккан кара еланнарга охшатты. Күңелендә туган бу тойгысы шулкадәр көчле һәм яшен чаткысыдай кискен иде – ул бер мизгелгә генә кайчандыр авыл малайлары белән урманга җиләккә баруын, юл кырыендагы черек төп өстендә бөгәрләнеп яткан нечкә кара еланны кемдер төшереп калдырган каеш чыбыркы