Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 1. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03249-0
Скачать книгу
тынлык баскан. Ара-тирә очкыннар чәчеп, учакта коры ботаклар чатный.

      Әсфән рюкзактагы җете кызыл баланнар арасыннан иң йомшагын сайлап каба да әчкелтем тәмнән йөзен чыта. Хәдичәгә шул җитә кала: юеш яфрак арасыннан чикләвек эзләп күшектергән кулларын учакка сузган җиреннән рәхәтләнеп көлә:

      – Телисеңме, бер уч итеп кабам!

      Хәдичә Әсфән бригадасында ташчы булып эшли. Танышуларына да, күп булса, өч-дүрт ай чамасы гына әле. Бүген аның әзгә генә булса да Хәдичә белән ялгыз каласы, юньләп сөйләшәсе һәм, соңгы нәүбәттә, бар тәвәккәллеген туплап, бер аңлашасы килә иде. Бергәләп сәяхәткә чыгуы аудан битәр шуның өчен.

      – Телисеңме, бер уч итеп кабам!

      – Тешләрең кашан алмасыннан болай да камашып беткәндер. Балан да капсаң үләсең.

      – Куркыттың… Үлсәм күмәрсең. Шушы имән төбенә.

      Кыз, кечкенә учына тутырып, үтә күренмәле балан бөртекләрен авызына капты. Аның вак тешләре чагылып китте.

      – Искиткеч тәмле!

      – Тәмсез димим лә. Әче генә…

      Тынлык. Көзге иртәдә урман почмагында учак ягып сүзсез калуы икесенә дә рәхәт иде. Башта тойгылар, фикерләр өермәсе куба, аларны уртаклашасы килә, әмма тик кенә утырып бер-береңә әледән-әле караш ташлап алуы да бик җитә.

      Хәдичәнең алга сузылган уч төбенә, әйлән-бәйлән атынып, алтынсу-кызгылт өрәңге яфрагы куна. Ул куана, яфракка соклана… Урак өстеннән калган карабодай саламы өеменә чалкан яткан Әсфәннең баш очында – зәңгәрсу күк гөмбәзе. Хәдичә аның күзендә биек-биектә очкан самолёт чагылышын күреп ала… Торна кычкырганы ишетелә.

      – Хәсрәт аучы, үрдәксез кайтсак, дус-ишләргә ни дияр- без?

      – Тыңла әле, Хәдичә! Ишетәсеңме, «тор-рыйк!» диләр… Китмик, торыйк, диләр. Аңлыйсыңмы?

      – Чыннан да, торналар! Берәү, икәү, өчәү!..

      – Санама, таркатасың ич.

      Күзе белән торналарны күмелгәнче озатып калгач, Әсфән Хәдичәгә таба борылды. Тегесе җиргә коелган коры яфракларны кыштырдата-кыштырдата шуышып килде дә, Әсфән белән янәшәдә генә урын алгач, тавышланмаска кушып, бармак изәде. Бер мәлгә Әсфән күз алдына су дулкыны килгәндәй булды. Малай чактагыча, шул дулкынга каршы йөгерәсе, аның салкын кочагында югаласы килеп китте… Чибәр икән шул Хәдичә, бик чибәр.

      – Карале, Әсфән, кыр казлары! – дип пышылдады кыз, чокырның аръягына ишарәләп.

      Егерме биш-утыз адымдагы салам эскерте янына ике кыр казы килеп кунды.

      Хәдичә үрелеп мылтык алды да Әсфәнгә сузды. Әсфән аны күз ачып йомганчы корып куйды. Ипләп ятты да ашыкмый гына казларга төбәде.

      – Уңдагысы нинди дәү! – Сулуы капкан Хәдичә нәзек билле гәүдәсе белән аңа елышарак төште. – Шунысына төзә, Әсфән…

      Әсфәнне ау дәрте биләп алды. Мушкадан казлар якынаеп, зураеп күренә. Алар томшыклары һәм канатлары белән иркәләнә, сөйләшә кебек тоелды. Кешеләр шикелле сөешәләрдер әле… Кем белә? «Матурлар, – дип сокланды Әсфән. – Горурлар!» Менә ул хәзер курокка басар да, тирә-юньне мылтык гөрселдәве тетрәтер. Һавада исән калган ялгыз каз гына сызланып кычкырыр… Тукта… Шулай итеп