Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
төшкәннәр, ботаклары сынык. Дүрт ел элгәре керәшен суыкларында корыдылар. Хәзер аларны кисәләр, әллә ничә җирдә моторлы пычкыларның күксел төтеннәре күренә, киселгән агачларны юл читенә әрдәнәләп өйгәннәр, зур учакларда ботак-сатак яна. Куаклар арасында ара-тирә каеннар агарып кала, алар сыгылып бөгелгән, моңсу, кай якка авышсалар да, ялгызлыкка дучарлар. Юкәлекләр дә нурсыз, араларындагы имәннәрне аударганда, аннары тракторларга сөйрәткәндә имгәткәннәр.

      Ә чистарткан урыннарга нарат үсентеләре утыртканнар икән. Тернәкләнеп киткәннәр, яшел үлән арасыннан посып кы- на алтын бөреләрен төрткәннәр. Аларны юлдан ике буй арата белән аерганнар. «Керү тыела» дигән язулы такта кадаклаганнар.

      Түбән төшеп, автобус күпергә керде. Урман, корыган имәннәре белән сырхаулап һәм яшь наратлары белән яшәреп, артта калды.

      Дөнья үзгәрә. Дөресрәге, үзгәргән. Шул үзгәргән өлеше генә Сөнгатулланыкы. Үзгәрә торганы һәм үзгәрәчәге бүтәннәргә кала. Дөньяның үзгәрә торган өлешен китүчеләр түгел, яшәүне дәвам итүчеләр генә күрә…

      Шушыларны яңадан күңеленнән кичереп, Сөнгатулла яр буенда утырды да утырды. Биредә бар нәрсә элеккечә. Фәкать су гына ага. Ә яр тора. Аның менә бу кисентесе убы- лып төшәсен Сөнгатулла гына белә. Үзе шуның өстендә утырганга гына. Аның ярдан тар ярык белән аерылганын күргәнгә генә.

      Иң зур, иң әкәмәт, иң шаккатыргыч, иң өнсез иткән үзгәреш аны авылында көткән икән.

      Авылдан ярты чакрым чамасы ераклыктагы юлның тукталышында автобустан төшеп калдылар. Сөнгатулланың урам буйлап кайтасы килмәде. Исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар китәр иде. Кызы нәкъ шуны тели иде булса кирәк. Атасын кешеләр белән сөйләштерәсе, уйларыннан арындырасы, кешеләрнең хуплау сүзләре белән кәефен күтәрәсе киләдер. Тик ул үзен авылдашларына күрсәтүдән тайчанды. Ни дисәң дә, ул элеккеге Сөнгатулла түгел шул инде. Кыяфәтенә ятсынып багарлар, күзенә туры карамаска тырышырлар, өйләренә кайткач, кызганып сөйләрләр. Башта хәл алырга кирәк. Өй һавасы, өй ризыгы килешми калмас. Хуҗалык эшләре оныттырмасмы әле. Рәт керсен. Аннары, аннары.

      Шуңа күрә ул кызына:

      – Турыдан кайтыйк, – диде.

      Ихтимал, кызы аны тракторлар янына сугылып чыгарга, хезмәттәшләре белән күрешергә тели дип уйлап барадыр. Аларның өйләренә туры юл колхозның ындыр табагы, техника паркы, яшелчә бакчасы яныннан, елга аша салынган асылмалы басмадан, зират астындагы тугайдан уза. Аннары зират белән бәрәңге бакчасы арасындагы койма буенча сузылган ызаннан үтеп, арт капканы ачасы да, яссы ташлар җәелгән ишегалдына керәсе. Өйдән техника паркына кадәр Сөнгатулланың ел тәүлеге эшкә йөри торган үз сукмагы бар.

      Ул мастерскойга сугылмады. Әнә электр очкыннары. Шәт, улы Мусадыр, ул – эретеп ябыштыру остасы. Эшләп тә күрсәтә ичмаса. Аһ, тагын әнә тимер чүкегән тавыш. Бусы – тимерче Баһау. Янына керсәң, потлы чүкечен кулыннан төшермәстән күтәреп ала да сандалга утырта инде. Ә һәйкәл итеп куелган «ЧТЗ»га былтыргы тургай оя корды микән? Мәңгелеккә тынган, ләкин