Түбән Түрә дигән шәһәрчек госпиталендә ярты елдан артык аунады. Тереләсенә врачлар үзләре дә ышанмады бугай. Ә ул терелде, савыкты. Җиңәсе, дошман җимергәнне, яндырганны, көл иткәнне төзисе, саласы бар иде бит. Кырлар, хатын-кызның көчсез кулыннан кыргыйланып беткән кырлар көтә иде ич аны. «Сөнгатулла, җаныем» дип эндәшүче коңгырт күзле Зөлхиҗәсе дә көтә…
Ул сугышка кырык өченче елның кара көзендә, сугышның ачысын йөрәгенә үткәнче татып бетергәч алынды. Үзендә плугар булып йөргән Сәгыйдәгә иренең үлгән хәбәре килгән көнне. Хәбәрне кырга китереп бирделәр. Сәгыйдә майлы, пычрак сырмасын салып ыргытты да кап-кара туфраклы юеш буразнага ятып, өзгәләнә-өзгәләнә елады. Кып-кызыл күлмәк итәге күтәрелеп, ап-ак ботлары буразнага сыя алмыйча бәргәләнде. Кичкырын иде, Сөнгатулла, чыдый алмыйча, тракторына утырды да ары китте, борылып караганда, Сәгыйдә җансыз басу уртасында учактай дөрләп янып ята иде шикелле.
Ул сугышка дошманнан ни өчен, кем өчен үч алырга икәнен яхшы белеп китте. Күрше Маһируза апаның ире һәм аларның дүрт кызы, укытучы Асия апа, Гарифә әби, Сибгатулла абзый, сугышта сөйгәненең һәлак булу хәбәре килгәч, акылга җиңеләеп калган кыз – авылның бер чибәре Диләрә өчен, авылны тутырып үсеп килүче, искергән бишмәтле, чабаталы, ямау салган итекле, ябык, моңсу ятимнәр үчен алырга, кулсыз-аяксыз калса да, дошманның бугазын теше белән чәйнәргә әзер иде ул. Авылга йөз егерме тугыз кара кайгы кәгазе килгән иде инде. Унсигез яшен ул шуның белән тутырды.
Сөнгатулла сугыштан киң җилкәле ир-егет булып, калын мыек үстереп, бер орден һәм өч медаль, кесә тулы рәхмәт кәгазьләре, исеме язылган көмеш кесә сәгате тагып, күңеленә сугышның бар шәфкатьсезлеген, әшәкелеген, пычрагын, хәсрәтен җыеп, җаны караеп кайтып керде. Аны өч-дүрт колхозга бер булган иске тракторга утырттылар…
Сугышта алган яра төзәлде, аннан чокырлы җөй генә калды. Ә хәзерге авыруы бүтән. Бүтән… Каян килде соң ул аңа?
…Былтыр язгы чәчү иртә, майның уртасында ук бетте. Шул уңайга идарә алдынгы колхозчыларга акчалата премия бирде, механизаторларны, шомырт шау чәчәккә күмелгән чокыр буена алып чыгып, мулдан сыйлады. Сөнгатулла да күңеле булганчы утырды. Өй бусагасын атлап керүгә, утлы кисәү баскан шикелле кискен авыртудан аңын югалта язып, ишек төбенә урталай бөгелеп төште. «Эчмәсләр,