Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
агач шүрлектә төрле савыт-сабаның вак кына дерелдәгән тавышы әнкәсенең керфек очларын тибрәтмәс идемени?

      Йокысыз караңгы төннәр сугыш каберендә мәңгелеккә күмелеп калмаган, Сөнгатулланы алда көтеп тора икән әле. Авырлыклардан ышыкланыр өчен, танкның бронясы туңганда җылыныр өчен, мотор кайнарлыгы юк инде. Хәзер үз көчең генә таяныч.

      Иртәгесен, аны-моны карагач, ул бакча ягына чыгып басты. Бәрәңге бакчасын алабута баскандыр дип уйлаган иде. Чип-чиста икән.

      Ул йолкынган салам түбә кыегы астында бөрешеп басып торды, әнкәсе, тамырларын зарарламаска тырышып, кара җирдән биш тиен бакырга җитәр-җитмәс кадәрле үскән яңа бәрәңге чүпләп җыйды.

      – Бәрәңгене яхшы утагансың, әни. Уңар бу.

      – Утагансың дип… Тирес юклыкка ул. Кәҗә белән сарыктан алабута чыгамы соң. Халык та егылып ашады. Орлыгы корыды аның. Үссә утамас ием әле.

      Азык хәле алама икән. Бәрәңге дә юк. Ул моңа кичә келәт почмагындагы килене күргәч төшенгән иде. Аның төбенә соры, бака кабыгы эчедәй ялтырап торган кунык каткан. Күрәсең, әнкәсе язын эрегән кар астыннан черек бәрәңге җыйган да, туфрагын юып һәм киптереп, бәрәңге оны төйгән. Өрәңге кисапның тоткасы сап-сары, әнкәсенең сөялле учы аны шомартып, ялтыратып бетергән. Кисапның баш-башларында да крахмал валчыклары җемелдәшә иде.

      Төп ризыклары шул бәрәңге иде. Кәҗә сөте, сарык һәм бәтиләренең йоны, ите налог түләүгә китте. Халык ашау хакында сөйләшмәде. Ни белән туклануына, җан асравына ояла иде бугай.

      Ят аваз ишетеп, Сөнгатулла артка борылып карады. Бая арканлап куйган бозавы чиләкне аударган икән.

      Сөнгатулла өенә төшкә генә кайтырга, шуңынчы, моңа кадәр беркайчан булмаганча, елга буенда юанып утырырга, хәле җиткәнче түбәнге болында йөрергә чамалаган иде. Ул болай иркенләүнең беренче һәм соңгы тапкыр икәнен уйламады. Дөресрәге, уйламаска тырышты. Хәзер инде Сөнгатулла өчен бөтен нәрсә соңгы тапкыр. Элегрәк мондый уйга ышанмас, аны җаны-тәне белән кире кагар иде. Әлегә бу уй бик бәләкәй, зәгыйфь. Шулай да аның күңеленә тамыр җәяргә, көчле кәүсә җибәрергә һәм Сөнгатулланы караңгы күләгәдә калдырырга өлгерде инде. Хәер, шунысы хак: кешенең һәр мизгеле, һәр гамәле соңгы тапкыр, кабатланмас инде ул. Шушы яр буена көн саен килеп бассаң да, һәр көннеке соңгы тапкыр. Кичәге су аккан, яр ишелгән, үләннәр корыган булыр.

      Төшкә кадәр өенә кайтмаска дип чыкканга күрә, арканлаган бозавы янына кабат бармас өчен, ул аңа төшлектә эчертәсе апарасын да күтәреп килгән иде. Бозау шуны аударган. Сүс аркан чиләккә җитәрлек түгел иде. Борылганда, бозау аңа арт аягы белән орынган, күрәсең.

      Сөнгатулла: «Чиләкне читкәрәк куясы калган», – дип үкенде.

      Ләкин ул үзен гаепләмәде. Бозауны яр читендәге сусыл үләнгә мөмкин булганча якынрак арканлаган иде.

      Ул җиргә таянып басты да, бер генә адым атлап, чиләк янына чүкте. Аны утырткач, апара тимгелләтеп калдырган һәм еккан юеш үләндәге җебегән ипи, коймак, бәрәңгене учына сыпырып алды. Алар йомшак, җылы. Тешләнмәгән, кабылмаган, ашалмаган. Җитмәгәнгә күрә кайчандыр бәрәңге