Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том. Ахат Гаффар. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахат Гаффар
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Современная зарубежная литература
Год издания: 2016
isbn: 978-5-298-03250-6
Скачать книгу
Ярык шул чыгынтыны ике адым эчтәнрәк урап сузылган. Җәйге эсселек, көзге мул дым, кышкы туң, язгы җебү аны тагын да киңәйтер, тирәнәйтер инде. Ә ташу вакытында боз белән су аның астагы таянычын ашап юар да ярның бу кисәге, һичшиксез, упкынга убылып төшәр. Ярны астан борылышта актарылып аккан су ничек җебетер дә, бозлар кайданрак ашар икәнен чамаларга теләп, Сөнгатулла җиргә сузылып ятты, учлары белән яр кырыена тотынып, түбән карады.

      Яр эчкә уелып кергән, куышланган. Аны өч рәт итеп керәшә оялары челтәрләгән. Берсенә-бер керәшә кереп чыкмый. Алар читтәнрәк оча. Үзеннән өркәләрдер дип шикләнеп, Сөнгатулла арткарак шуышты. Ләкин керәшәләр ул ояларга барыбер якынаймадылар. Башын ярдан сузып, ул аска карады һәм ояларның былтыргы икәнен аңлап алды. Керәшәләрнең яңа оялары читтәрәк икән. Ярның ишеләсен сизгәннәрдер, шәт. Ояларына ярыкка аккан яңгыр суларыннан дым да тартыр иде. Кошлар акыллы. Кешеләр генә бәланы аякка уралгач кына күрүчән.

      Сөнгатулланың үз тормышын да шушындыйрак ярык уратып алган иде инде.

      Аягын бөкләп, ул тагын ярга утырды. Ябык иңбашы салынып төште. Аның үз-үзен шушы ишеләсе яр кисентесеннән аерасы, күтәрәсе килде. Киләсе язда яр убылып төшәр, һәм ярсу ташкын аны, җебетеп, комга әйләнгәнче уар-уар да әллә кайларга илтеп таратыр.

      «Бу – мин», – дип уйлады ул яр кисентесе турында. Әйе, Сөнгатулланың гомере дә тормыштан аерылу алдында инде.

      «Мин тормыштан аерылмыйм, яшәүдән аерылам, – дип төзәтте ул үз-үзен. –Тормыш кала ул. Гомер бетеп бара, гомер».

      Кояш күтәрелде. Иртәнге салкынлык эреде. Җил исә башлады. Томан таралды. Күләгә елганың уртасына җитте. Су ике төстә инде: күләгәдә – яшькелт, яктыда – саргылт. Сайлыкта маймычлар ялтыраша. Зуррак балыклар төптә әле, җимләп йөриләрдер. Авыл ягында тавышлар күбәйде. Юлдан өч йөк машинасы бара, аларны бер мотоцикл узып китте. Болынны кыйгачлый кистергән юлда печән чапкычлар таккан көпчәкле тракторлар күренде. Артта бозауның үлән ашаганы ишетелә. Авазлар һәм хәрәкәт төрлесе төрле яктан уратып алып, үзлә- рен тыңлаттыра һәм караттыра. Берсенә дә барып кушылырлык түгел. Аңа хәзер шушылай утырасы гына. Вакыты бар хәзер.

      Үзенең үләчәген белгән кешенең вакыты моңа кадәр яшәгән гомеренә караганда да күбрәк, ахрысы…

      Эш шунда: Сөнгатулла ярты елга якын больницада ятып чыкты. Башта күрше рус авылындагы участок больницасында. Бавыры әкренләп килә-килә берзаманны төннәрен йоклатмас дәрәҗәдә авырта башлагач, Яңа ел алдыннан күренергә барган җиреннән алып та калдылар. Йөзе сап-сары, шул ук төс күз агын да сарган, чәче көзге соры камыл шикелле таушалган, сакалы җиткән, аяк-кулы хәлсез – кыяфәте боек, уйлары буталчык. Нинди эре сөякле зур гәүдәсенә дә бушрак иске бу- мази халат, арты тапталып коймакланган күн чүәк кигәч, авыл урамының ике ягын бер итеп йөри торган Сөнгатулланың мыштым гына елыйсы килде. Кайвакытта шулай, юан тупыллар төбендә торган кул тегермәненә утырып, саран гына елаштырганы бар иде аның. Гадәттә, моңа «миңа бит бүтәнчәрәк, тормышның тәмен татыбрак, үкенмәстәйрәк яшәргә дә булгандыр» дигән