Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Ахмет Файзи
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Советская литература
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04263-7
Скачать книгу
гыйлеме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйлеме, – диде ул, төшлектән авыша башлаган кояшка карап, – карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын үти алмый калдым лабаса, кибеттән туры монда килдем… Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны, тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын…

      Моның белән батып баручы хәлфәгә гүя бау ыргыттылар:

      – Әйе, минем дә шундый хәл иде…

      Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай, пыяла ишекне күрсәтеп:

      – Әйдәгез, алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик, – диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды: – Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!

      Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр…

      Газизә апа, чыгып, Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде…

      – Улым, бичарам! – дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.

      5

      Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән, Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр… Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:

      – Әйдәгез әле, безнең теге кыргый тавык нишләп утыра икән? – ди…

      Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кыргый тавык утыра… Юк, бу тавык түгел, әлеге «бәхет кошы»… Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ үзе төсле аллы-гөлле…

      Иртәгесен Газизә апа, 105 номерлы сәйлүн чәе пешереп, өстәлгә байлардан алып кайткан бәлеш катыларын һәм һәркемгә яртышар шакмак шикәр куйды.

      Кичәге байлар мәҗлесенең сыек кына шәүләсе булса да, бу бик күңелле бәйрәм чәе төсен алды. Әле эчеп туйгач та, алар бераз урыннарыннан тормый сөйләшеп утырдылар. Газизә апа белән Вәли абзый үзләренең төшләрен сөйләделәр. Габдулла төшен сөйләп тормастан, сорау гына бирде:

      – Әти, нигә ул «бәхет кошы» күп итеп йомырка салмый? Тавык сала бит.

      – Нинди «бәхет кошы», улым?

      – Шул инде… әнә теге, мин бакчада күргән…

      – Ибраһим байларның бакчасында күргән тависны әйтә ул, җанкисәгем, – диде Газизә апа. Габдулланың кичә куак төбендә ач көе йоклап утыруы аның күз алдына килеп басты да, кызгану, шәфкать хисләре яңарып китте бугай, ул Габдулланы кысып үбеп алды.

      – Аны тавык кебек үрчетеп булмый шул, улым, – диде Вәли абзый. Аннан соң Габдулланың фикеренә капма-каршы рәвештә: – Юк, тависка караганда тавык файдалырак кош, – дип куйды.

* * *

      Габдулланың Әптелбәрне бик, бик күрәсе һәм