Йөзек кашы / Перстень. Фатих Хусни. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Фатих Хусни
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04257-4
Скачать книгу
бер-берсенә карашып, беравык сүзсез калдылар – бөтенесе дә әйтелде кебек шушы сүзсез карашып алуда! Бүтән кешеләр ничек ял итсә, алар да шулай ял итәргә булдылар. Читкәрәк китеп су керделәр. Әсфанның алай-болай кулы озыная башлагач, Гөлчирә берме-икеме тапкыр аның кулына сукты, судан чыккач, кояшның уттай кыздырган төшен сайлап, кызынырга яттылар. Монда да ханым егетнең үзеннән бераз читкәрәк китеп ятуын үтенде.

      – Ерактагы кояш яктырак була, – дигән булды ул, Әсфан артык үз итеп якынгарак елыша башлагач. Дөресен әйткәндә, Гөлчирәнең үзен болай үтә кырыс тотуы Әсфанның ачуын да кабарта башлаган иде инде. Әлеге дә баягы: шул бер үк «тычканлы-мәчеле» уйнау килеп чыга түгелме соң монда да? Аерма тик шунда: монда тычканы да, мәчесе дә яхшы ук картаеп, хәйлә туплап өлгергәннәр, берсе икенчесеннән тиз генә алданасы килми иде булса кирәк. Шундый каршылыклы уйларга бирелеп, бермәл тын гына яткан Әсфан кинәт, истә-оста юк чагында һәм балаларча беркатлылык белән:

      – Сиңа ничә яшь, Гөлчирә? Только яшермичә әйт, – дип, дуамал гына сорап куйды.

      Гөлчирә, яткан җиреннән башын калкытып, Әсфанга карап көлеп торды: «Әй җүләр сабый… Әллә син хатын-кыздан мондый сорауга дөрес җавап алырмын дип уйлыйсыңмы?» дигән мәгънә яшерелгән иде бу карашта.

      – Димәк, сине мин үзем түгел, минем яшем күбрәк кызыксындыра, – дип, чак кына ирония белән көлемсерәп куйды Гөлчирә, – ә мин, җүләр марҗа, үземне үлемнән коткарган кешене благородный рыцарь итеп күз алдыма китергән идем.

      Һәм ул, Әсфанга икенче якка борылып торырга кушып, тиз генә сикереп торды, купальный костюмын салып, күлмәген кияргә һәм, әлбәттә, бераз төзәтенергә тотынды.

      – Җитте, берьюлы бик озак кызынып, белокровье алуың бар, без карт кешеләрдән анысы да ерак йөрмәс, – дигән булды аннары, Әсфанның баягы соравына каршы ачыктан-ачык төрттереп.

      Бераздан алар, комда яланаяк эзләре калдырып, өскә – ярга таба менеп киттеләр. Анда буфетларга сугылгалап, ләкин, чират зур булу сәбәпле, берсендә дә тамак чылата алмыйча беравык буталып йөргәннән соң, аланлык аркылы үтеп, урманга юл тоттылар.

      – Башым авырта башлады, монда күләгә җитми, – дип аңлатып маташкан булды Гөлчирә.

      Асылда, аңарга Әсфанның батырлыгы җитми, анда – кеше күзеннән читтәрәк – ул аны батыррак итеп күрергә тели иде. Ләкин, нишләмәк кирәк, анда да Гөлчирә көткәнчә килеп чыкмады. Урманга керү белән, безнең беркатлы Әсфаныбыз кинәт ботаникка әйләнеп калды.

      – Менә бу зелпе дигән куак булыр, – дип аңлатырга тотынды ул, учарланып үскән бер куак янында туктап, – мин малай чакта шуның тамырын җыйдырып теңкәмә тия торганнар иде. Күн эшкәртү промышленностена, ниндидер буяу экстрактына китә, имеш.

      – Ә менә бусы нинди агач? Белмәссең, анысының да тамырыннан ни дә булса ясыйлардыр әле?

      – Анысының тамырыннан безнең ише көпә-көндез урманда адашып йөрүче диваналарның башына кундыру өчен күсәк ясыйлар, – дип, шуклыкка