Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
дүрт ат пустяк ул, машина кирәк анда; безнең илдә тракторлар бар бит хәзер, сез күрмәгәч тә бит, мин аларны күргәләгән. Менә егетләргә шуны әйтәсем килә минем, алар бит хөкүмәткә якынрак торган кешеләр, хөкүмәт ни әйтер икән дим шул турыда? Хөкүмәт кайгырта торган эш бит ул!..

      Гаязның техникумда укыган вакытта үзен үзе онытып җибәрә торган гадәте бар иде. Аның ул гадәте берәр авыр мәсьәлә өстендә бик озак баш ватып утырган чакларында күренә торган иде. Андый чакларда, башын ике кулы белән кысып, берсүзсез утыра-утыра да күңеленә килгәнне кычкырып әйтә иде ул. Бүген көтелмәгәндә шул гадәте кабатланды аның.

      – Әйе… әйе… – диде ул, башын ике кулы белән кыскан килеш, берәүгә дә карамыйча, үзалдына үзе сөйләнеп куйды. – Әйе… Ленин әйткәнчә…

      Мин аның бу сүзләренә бернинди дә мәгънә бирергә өлгермәдем, Ибрай читән буендагы ботаклы бүрәнә өстендә утырган җиреннән дәртләнеп сикереп торды:

      – Вәт, әйттем бит мин, рабочий булса, аннан бер эш чыга, дип, и чыкты; бир, энем, кулыңны, мин дә нәкъ әнә шуны әйтәм, бир кулыңны, була болай булса…

      Гаяз алдына килеп баскан Ибрайның үзенә сузылган кулын күреп аптырап калды:

      – Чү, туктале син, Ибрай абый, минем бит бернәрсә дә әйткәнем юк. Нәрсә була, ничек була?

      – Как әйтмәдең, «Ленин» дидең ләбаса!

      – «Ленин» дисә соң…

      – Ленин «коммуна» диде бит безгә. Ясап карыйсы иде шуны. Берничә хуҗа артель булып берләшер идек тә, менә дигән җирне кисеп алып торып, бергәләп дөнья көтә башласак, ә? – Ибрай тирә-ягына каранып куйды, тирә-як тыныч иде. – Юлын гына белмибез, юл күрсәтүче булып, баш-күз алганчы хөкүмәт машиналар биреп торса… Кала итәр идек без бу авылны! Нигә? Валлаһи! Китереп ач шунда кәнсир заводы, помидор кирәкме, кыяр кирәкме, кызыл борыч кирәкме, үстереп өлгертәбез; китереп ач шушында шикәр заводы, чөгендер белән күмеп ташлыйбыз без аны. Аннан соң менә шушында, Кызыл яр астына, Агыйдел агымына көйләп, электростанция корып җибәрсәң… Ялт! Йә, каладан кайсы җире ким була безнең авылның, ә? Их, җире җир генә түгел бит аның монда, алтын бит ул, бодай нинди ишелеп уңа бит. Валлаһи дип әйтәм, шундый эскертләр куяр идек, Таквә Сәхәвеңнең төшенә дә кергәне юк әле андый эскертләрнең… Шулаймы, энем Күчәрбай, ни дисең? Син дә, ичмасам, үзебезгә эшләр идең, ә?

      Күтәрелеп көлү тавышлары астында Күчәрбай чирәмдә яткан җиреннән әкрен генә кузгалды, бернинди җавап та бирмичә, тынычлап кына кайтыр якка юнәлде. Ибрай ярым ачулы, ярым шаян тавыш белән аның артыннан кычкырып калды:

      – Кая кузгалдың, әй чүпрә-чүпрә, курыкма, хәҗәеннәрең юк монда…

      Икенче берәү аны кайтырга өндәгән булып шаяртты:

      – Бар, бар, Күчәрбай, яхшы чакта китеп кал, югыйсә Ибрай шайтан ул, котыртып, әллә ниләр эшләтер. Бар, Сәхәү бабаңның аркасын кашы…

      Күчәрбай берсенә дә әһәмият бирмәде. Шул ук әкрен, тыныч адымнары белән тавышсыз гына күздән югалды.

      Читән буенда калганнар аның хәле турында үзара зарланышып куйдылар:

      – Менә бәндә инде, бичара, уйнамас-көлмәс,