Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
итеп түгел, бәлки бөтен дөнья йөзенә мәңгегә кунак булып килгән бәхетле кешеләр итеп сизә идек. Тик, белмим, бәхеткә каршымы, кызганычка каршымы, акыл белән бер тиенлек алыш-биреше булмаган ул тойгыларыбызның гомере кыска булды. Бик кыска булды. Табигатьнең чиксез матурлыгына күмелеп утырган тыныч авылның тынычсыз яклары, күңелсез яклары безгә күренергә ашыктылар.

      Көне буена бик күп хәлләр белән танышып, бик күп зарлар ишетеп өлгергән идек инде без. Кич белән, абзыйлар-җиңгиләр утаудан кайтып умач ашагач, капка төбенә чыгып утырган идек. Озын көннең кызу кояшы, әкертенләп кенә сүрелеп, Агыйдел аръягындагы таллар артына барып баткан иде инде.

      Безнең янга башлап Тешсез Ибрай килде. Нәкъ баягыча, озын мыеклы кешеләргә генә хас булганча, киң елмаеп сөйләнә-сөйләнә килде ул:

      – Җә, ниләр күрдегез, кунаклар? Безнең авылның табигате ошадымы, Гаяз иптәш?

      – Ошамаган кая ул, Ибрай абзый, – диде Гаяз, үзенә төбәп сорау бирелгәнгә күтәрелебрәк тә китте бугай, – мондый матур җирләрне картиналарда да күргәнем юк иде минем.

      – Ә менә монда, Яшел Елга тамагын үткәч, җәелеп яткан чирәм бар, анда булдыгызмы?

      – Без ул якка бармадык әле…

      – Әй, сез әрәмә арасын гына яратасыз шул. Иң матур җирне күрмәгәнсез, матурлык әнә шунда…

      Мин Ибрайның нәрсә әйтергә теләгәнен аңламыйча каршы төштем, чөнки ул матур дип күрсәтергә теләгән җирнең кайчандыр сөрелгән булып та бик күп еллар буенча тик ятканлыктан төрле чүп үләннәре басып беткән ямьсез җир икәнлеге миңа электән үк мәгълүм иде инде.

      – Юкны сөйлисең лә син, Ибрай абзый, – дидем мин, – тапкансың матур җир.

      – Әй, энекәйләрем, күзегезне ачып кайтармаганнар икән лә…

      Ибрайга башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, яныбызга килгән бер яңа кеше бүлдерде.

      – Нәрсә болгата мыек, нәрсә болгата Тешсез, нәрсә лыгырдый, һаман хыялланамы? – диде яңа кеше һәм, үз сүзләреннән үзе кычкырып көлгәннән соң, безнең белән исәнләшеп, чирәм өстенә утырды. Ялангач аяк өстенә генә киелгән зур юкә башмагын салып какты. Башмак эченнән, шылтырап, самовар кәлпәге килеп төште. – Әй шайтан малайлар, – диде ул, – нәрсә болай аякка мишәйт итеп килә дисәм… Ә анда аналары сукрана-сукрана иске түбәтәй белән томалап йөри самоварын… Мә, шайтан малай, бу синең эшең, бар, анаңа алып кайтып бир, тиз йөгер.

      Килим микән, юк микән дигән төсле, курка-курка гына безнең янга якынлашкан күк күлмәкле, ыштансыз малай атасы ыргыткан самовар кәлпәген эләктереп кире борылды һәм ук җитезлеге белән күздән югалды.

      Сүзен бүлгәнгә кәефсезләнеп, ни әйтергә белми утырган Ибрай:

      – Әйе шул, Ибрай лыгырдасын әле, лыгырдар әле ул Тешсез Ибрай, – дип, яңа кешегә җавап бирде дә сүзен безгә борды: – Шулай ул, энем, ә мин инде сине шул чирәмнең матурлыгын күрерлек булып, күзе ачылып кайтыр дип көтә идем.

      Болай тартып-сузып, читләтеп сөйләүләргә өйрәнмәгән Гаяз түземсезлек күрсәтте:

      – Хикмәте нәрсәдә соң аның, Ибрай абзый? – дип сорады.

      Сүзгә