Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
сәламәтлегемә тикшерү булды да тазага исәпләп йөргән үпкәләремнән кох таякчыклары таптылар. Үземдәге наданлыкны, тәҗрибәсезлекне, көчсезлекне сизү шундый авыр булды. Тик бу авырлыкны мин кешегә сиздермичә күтәрергә тырыштым. Гаяз авызыннан чыккан сүзләрне үземнеке итеп, абзыйны үгетләвемдә дәвам итә идем. Абзыйның, һичбер китаптан өйрәнмичә, коры тормыш тәҗрибәләреннән генә чыгып, безгә биргән гади сораулары кайбер вакыт мине генә түгел, Гаязны да аптырауда калдырырлык булалар, һәм Гаязның, хәзергә андый сорауларга канәгатьләндерерлек җавап бирә алмавын ачыктан-ачык әйтеп, иртәгә җавап табарга, тиешенчә төшендереп бирергә вәгъдә итүе мине бераз гаҗәпләндерә, шуның белән бергә йөрәктә җиңеллек тудыра иде.

      Бәхәс шактый озынга сузылды. Самовар борынын үз карамагына алып, сәке йөзлегенә утырган җиңги сүзгә катнашмый, сүз өзелеп торган араларда гына безне ашарга-эчәргә кыстап куя; түр башына менеп, минем белән янәшә утырган әни, кунакларының кәефен бозмаска тырышып булса кирәк, безнең сүзләрне дөресләп көлә, абзыйның һәр сүзенә юаш кына итеп ачуланган була иде. Абзыйның соңгы соравы аны чынлап ук ачуландырды.

      – Ярый, – диде абзый, суд залында, хөкем астында утырган кешедән сорау алучы тавышы белән сөйли башлады, – сәүдә итү ярамый ди, мин үзем дә яратмыйм аны, менә сез, комсомоллар, бигрәк тә күралмыйсыз, ә соң, алай булгач, комсомоллар үзләре нигә сәүдә итәләр?

      – Юк-юк, – дидек без, икебез беравыздан каршы төштек, – комсомолецлардан сәүдәгәрләр юк.

      – Ә менә Низамый комсомол түгелмени? Комсомолның самый атчайние, аңардан шәп артист юк, ә үкертеп сәүдә итә…

      – Ай Алла, бер телеңә баш була алмадың лабаса, – диде әни, – кешедә ни эшең бар соң синең? Кеше теләсә нишләр, үз көнеңне үзең күр…

      Абзыйның бу сүзе безнең өчен тагын да яңарак тоелды. Низамыйның әтиләре әүвәлдән үк зур хәлле кешеләр булуы миңа билгеле булса да, аларның соңгы еллардагы тормышын күргәнгә, Садрый исемле абыйсының партия сафында торуын белгәнгә күрә, Низамыйның комсомолец булуына гаҗәпләнмәдем. Тик аның үкертеп сәүдә итүе?.. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, абзыйга каршы төштем:

      – Юкны сөйлисең булыр, абзый, Низамый алай итмәс, йә ул сәүдәгәр түгел, йә комсомолец түгел…

      – Белмәгәнне сөйләмим, энем, сезне алдап булмас, авылда торасы кешеләр сез, үзегез үк күрерсез…

      Гаяз тирән көрсенеп куйды:

      – Синең белән миңа, Ильяс туган, бик күп нәрсәләр күрергә туры килер, ахрысы, бу авылда…

      Бүген без тиз йокыга китә алмадык. Яткан урыныбыз кичәге төсле үк яшел печән булып, өстебезгә ябылган чикмәнебез дә салкын үткәрерлек түгел иде. Аның өстәвенә, кичәгегә караганда бик күп соң яткан булсак та, күзгә йокы кермәде. Без сөйләшә башладык. Төп сүз Тешсез Ибрай тирәсендә барды. Аның фикерләренең ифрат дәрәҗәдә әһәмиятле булуы, аларны тормышка ашыру юлында ярдәм итү, кулдан килгән бөтен чараларны куллану кирәклеге турында сөйләшә идек. Тик нинди юллар белән, нинди чаралар?..

      Бу