Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
кишер-шалканнарны, кыярларны куйды. Ул, «Аша, энекәш, аша, сиңа тансык бит ул», – дип, йомшак, ягымлы тавыш белән ашарга кыстый, шул ук арада «Тартынма, урлап ашарга тартынмаганны, биргәнне ашарга тартынмыйлар инде аны» кебек сүзләр белән йөрәкне телеп-телеп ала, андый сүзләр чыкканда, мин оятымнан нишләргә белмим, битләрем ут төсле кызып яна. Шул минутта мин аның алдына тезләнеп антлар итәр идем, «Гафу ит син мине, Ибрай абзый, мин моннан соң һичбер вакытта да мондый эшкә бармам, бу эшнең ярамаганлыгын башка малайларга да аңлатырмын, гафу ит» дигән булыр идем. Тик безнең авылда андый гадәт булмаганга, күңелдә шундый тойгылар туса да, аны әйтеп булмый иде.

      Бик озак утырып, бик күптөрле яшелчәләр ашап туйгач, Ибрай, чирәм эскәмия өстенә сузылып ятып, түбәгә карады:

      – Йә, энекәш, минем беседка ошыймы? – диде.

      – Мондый матур куышны минем гомеремдә күргәнем юк иде, Ибрай абзый, – дип җавап бирдем.

      – Ә минем бакча ничек, ошыймы?

      – Зерә шәп, Ибрай абзый.

      – Ә син беләсеңме, теләсә, синең әтиеңнең дә шушындый ук бакча ясарга кулыннан килә бит?!

      – Минем әти бер түтәл кыяр да чәчми ул, урыс чәчсен әнә, дип кенә куя.

      – Тешсез Ибрай чәчсен, дип тә куядыр әле ул?

      – Шулай дип тә куя.

      – Тешсез Ибрай ашасын, дип әйтми, ә?

      – Һи-һи-һи!..

      – Син, энекәш, кайт та әтиеңә әйт. Тешсез Ибрай бакчасында булдым, диген, үзең күргәннәрнең барын да сөйлә, без дә шундый бакча үстерик, диген, әгәр дә кирәк булса, Тешсез Ибрай өйрәтермен, дип әйтте, диген, арзан гына хак белән орлык та бирермен, дип әйтте, диген, ярыймы?

      – Ярар, әйтермен.

      – Бәлки, синең иптәш малайларыңның да минем бакчаны күрәселәре киләдер?

      – Килер шул.

      – Берәр көнне җыеп алып кил син аларны, күрсәтеп җибәрермен.

      – Малайларга әйтәм, алай булгач.

      – Ә урларга тагын кайчан киләсез?

      – Моннан соң мин бервакытта да синең бакчаңа төшмәм, Ибрай абзый…

      Һәм шуннан соң мин бакчага төшүләргә чик куйдым. Малайлар арасында да ике фикер туды: берәүләр, минем Ибрай бакчасында күргәннәремне сөйләвемә ышанмыйча, урлауны дәвам иттерергә кирәклекне куәтләделәр; берәүләр, минем фикергә кушылып, калганнарга каршы чыктылар. Өстенлек безнең якта калды. Чөнки уйлары белән урлау ягында булган малайлар да, безнең әләкләүдән куркып, уйларын тормышка ашыра алмас булдылар.

      Ибрайның әнә шул акыллы хәйләсе мине бөтенләй аңа якынайтып калды. Шул вакыттан бирле мин аның белән бик дус яшәдем. Ул миңа үзенең сугышта күргәннәрен сөйләгән саен, мин аңа якыная бардым.

      Менә бүген, авылдан аерылуыма ике ел тулып килгәндә, шәһәрдән алып кайткан иптәшем Гаяз белән икәүләп Агыйдел буена төшеп барганда, мин тагын аның белән очраштым. Ул һаман да шул ук бакчасында, түтәлләр арасында казына иде. Читән аша исәнләштем:

      – Ибрай абзый, исәнме!

      Ул кинәт гәүдәсен турайтты, беренче карауга усал