Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
риза түгеллегем белән берәү дә хисаплашырга уйламады. Низамый рюмкаларга салынган кызыл эчемлекнең аракы түгеллеген, бәлки портвейн гына, ягъни һәркем эчә ала торган йөзем суы гына икәнлеген аңлатырга тотынды:

      – Син түгел, аны әнә кызлар да эчә, – диде, Зояга күрсәтте.

      Зоя нечкә генә билле кечкенә рюмканы, ике бармагы белән генә чеметеп, авызына якын китерә, үзе каш астыннан гына миңа карап елмая иде. Ул арада Гаяз да алдында торган рюмканы кулына алды: «Берне генә инде мин аны агу булса да эчәм», – дип, батырлык күрсәтеп куйды. Мин үземнең тәҗрибәсезлегемнән ояла башладым һәм, тыштан икеләнгән төсле кыяфәт күрсәтеп, эчтән тулы канәгатьлек сизеп, алдымда торган рюмканы алдым… Эчемлек чиксез тәмле тоелды. Без өстәл өстен тутырган күптөрле закускаларны капкалаган арада, Низамый тагын берәрне салып куйды. Мәҗлес күңелле бер төс алып китте, һәркемнең сөйлисе килде. Көләсе, көлдерәсе килде. Өсте-өстенә чыгып торган сүзләргә, күңелле көлүләргә мавыгып, тагын берәрне эчкәнебезне сизми дә калдык. Спектакльләр, кинолар, цирклар турында сөйләп, баштан үткән кызыкларны искә төшереп, авылдагы хәлләргә, культура мәсьәләләренә, комсомол эшләренә дә кагылдык. Сүз бу турыга кереп киткәч, без, Зояны ишетергә теләп, аңа карадык. Тик аның сөйлисе килмәде, ахрысы, ул, күлмәгенә эчемлек түгелгәнгә борчылган булып, читкә тайпылды.

      Аның өчен Низамый сүз алды:

      – Безнең ячейка ярыйсы ячейкалардан хисапланып килә. Кыш көннәрендә без атна саен спектакль куябыз, җәй көне инде, үзегез беләсез, яшьләр кырда, авылда беркем юк, кем белән эшлисең?..

      – Ә кырда ни эшли комсомол?

      Гаязның бу соравы Низамыйны да, Зояны да гаҗәпләндерде:

      – Ничек инде ул «кырда ни эшли»?

      – Әйтик, үз хуҗалыгында башкаларга үрнәк булырлык итеп эшлиме? Агрономия кертәме?

      Низамыйның күз карашында ясалма җитдилек сизелде.

      – Менә ул яктан безнең комсомолларны әйтеп булмый, – диде ул. – Җәй көне дә эшләргә кирәк иде. Бик кирәк иде. Нишлисең бит, актив җитми шул. Зоя инде ул кыз кеше. Башка егетләрне алсак – ул турыда уйламыйлар. Ә миңа килсәк, мин инде, беләсездер, хөкүмәт кешесе. Әле монда, әле калада. Калага чимал әзерлим бит мин. Кооперативка товар алып кайту эшен дә күбесенчә миңа тапшыралар, һич бушап булмый… Укырга китәр идем, җибәрмиләр…

      – Да-а… – диде Гаяз, озак итеп сузып әйтте.

      Ул арада безнең янга, тәлинкәләр өеме күтәреп, җитез хәрәкәтле бер яшь хатын чыкты. «Нихәл, матур егетләр», – дип, кыю, шаян тавыш белән исәнләште.

      Низамый, шуны гына көтеп торган төсле, сөйли торган сүзен бөтенләй онытып, безне ул хатын белән таныштыра башлады:

      – Бу минем җиңги, Марзия ханым, – диде, – Зөләлнең әнисе, – дип тә өстәде. Әнисенә ияреп чыккан Зөләлне башыннан сыйпады. – Йә, Зөләл, бу абыйлар ошыймы сиңа?

      – Ошый, – дип башын иде Зөләл.

      Җиңги кеше табынга тәлинкәләр тезгән арада, без, урыннарыбыздан торып, идән буенча йөри башладык.