Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
куаклары арасыннан саф нечкә тавыш ишетелде:

      – Хәзер…

      Тынлык тагын да тирәнәйде. Без, яныбызга киләчәк кызларга мәхәббәтлерәк күренергә әзерләнеп, утыру рәвешләребезне үзгәртә башладык.

      Низамый, безнең уңайсызланганыбызны сизеп, батырлык кертергә тырышты, ахрысы, безнең күңелләрдә туган сорауларга җавап биреп куйды:

      – Юк, әллә кемнәр түгел, берсе минем сеңлем, аның янында тагын үзебезнең комсомол ячейкасы секретаре – мөгаллимәбез бардыр, башка кеше булмас…

      «Мөгаллимә» исемен ишетүгә, бөтен тәннәрем кызып китте. Хыялымда Агыйдел ярында очраган ялангач кыз шәүләсе чагылды. Имәлинең «Мөгаллимә шәп бит безнең, матур егетләрне бик тиз әйләндерә торган мөгаллимә» дигән сүзе колак төбендә генә кабатлангандай булды. Ни дияргә белми, Гаязга текәлдем. Гаязның да йөзе тыныч түгел иде. Әйе, һичшиксез, ул да мин кичергәнне кичерә. Сәер кичереш иде бу. Ни була? Һәр үзгәрештән үтә нык тәэсирләнә торган яшь йөрәкләребез безне кая алып бара? Кемнәр килеп чыгар хәзер безнең каршыбызга, нинди кызлар? Тынгысыз йөрәкләребезгә нәрсәләр алып килер ул билгесез кызлар? Чү!.. Әнә алар. Әнә, оялганлыгын юри белдерергә тырышкан төсле кыланып, боргалана-боргалана, алсу-ак кофталы бер кыз килә. Аның чәчләре сары. Йөзе кофтасы төсле алсу-ак. Үтә ак аның йөзе… Юк, бу ул түгел, бу Низамыйның сеңлесе булыр. Әнә арттагысыдыр, аның ирекле рәвештә тузгып дулкынланган чәчләре чем-кара. Йөзе алсу-көрән күренә, әйе, өстендәге аксыл-зәңгәр күлмәк тә ни өчендер аны хәтерләтә кебек, әйе, шулдыр. Алай дисәң, нигә буйга кечкенә? Юк, бу бөтенләй балага тартым, юк, бу ул түгел…

      Күңелемнең шундый тырышып эзләнүенә җавап таба алмадым, кызлар безнең яныбызга ук килеп җиттеләр. Без барыбыз да урыннарыбыздан тордык. Низамый, җитез, шома хәрәкәтләр белән бөгелә-сыгыла, безне таныштыра башлады. Иң элек алдан килүче сары чәчле кыз белән таныштырды ул безне:

      – Таныш булыгыз, бу безнең комсомол ячейкасы секретаре һәм укытучыбыз Зоя туташ була… Ә бу иптәшләр, – Низамый бу урында, куллары белән безгә ишарәләп, Зояның күзләренә карады, – менә бусы безнең авыл егете Ильяс, ә бусы аның белән бергә укучы, безнең авылга кунак булып килгән Гаяз иптәш.

      Без Зояның (билгеле, бу татар кызы Зөләйха яки Зәйнәп исемле булгандыр инде, үзенчә, культуралылык билгесе санап, исемен алмаштыргандыр дип уйладым мин аның турында) йомшак кулын кыстык. Ул безнең күзләргә карамыйча гына елмайды. Йөзе матур иде аның. Ләкин ул матурлык миңа мәгънәсез тоелды. Бөтен тәнемне чорнаган ялкын кызулыгы кинәт сүрелде. Күптәннән бирле күңелемне борчып килгән сорау, тагын да зуррак булып, башыма кереп утырды: юк, бу ул түгел, «матур мөгаллимә» исемен ишетү белән, ул күз алдыма килгән иде, һәм мин аның белән очрашу минутын шомлы ялкын астында көтә идем. Бу ул булып чыкмады… Алдандым… Хәер, яхшы, бу мөгаллимә исеменә кушылып телгә алына торган күңелсез хәбәрләрнең аңа катнашы юк дигән сүз… Кем булды соң ул? Агыйдел ярына басып, иртәнге кояш нурларында уйный-уйный йөрәгемне тоткын иткән гүзәл кыз яңадан очрамас микәнни? Ул, чыннан да, башка