Повестьлар һәм хикәяләр / Повести и рассказы. Мирсай Амир. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Мирсай Амир
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 0
isbn: 978-5-298-04226-0
Скачать книгу
суфи түгел бит син, «комсомол монах түгел!» дигәнне ишеткәнең юкмыни синең? Мондый урында алай утыру килешми, сиңа бу тормышны ныклап белергә кирәк, ныклап белү өчен, баштанаяк аларча булырга кирәк, аны бит сиңа Гаяз да әйтте. Гаяз әйтмәсә дә курыкма. Гаяз нәрсә, ул – иптәш, патша түгел бит ул сиңа, аның үзенә йөрәге бар, синең – үзеңә. Курыкма, эч, аш алдыннан тутырып эч берне, әнә аның шешәсенә «коньяк» дип язылган. Ә син коньякның исемен генә ишетеп беләсең, егет кеше эчеп карап белергә тиеш аны. Эчеп кара син аны. Гомереңдә бер генә тапкыр бит, курыкма…»

      Бу уйлар мине йомшарталар. Ләкин йомшаклык та озакка бармый, миндә тагын батырлык туа. Тик баягы төсле батырлык түгел, икенче төрле, башсыз батырлык. Үземә үзем җавап бирә башлыйм: тукта, нәрсәдән куркып торам соң мин, үземне үзем белмиммени мин, беләм, бик беләм…

      Шундый хыяллар астында җиңеләеп, утырган урынымнан сикереп тордым. Хуҗалар тәкъдим итмәс борын ук, рюмканы кулыма алдым һәм, театрдагы төсле ялкынланып, багышлау рече сөйли башладым:

      – Иптәшләр, бу бокалымны мин авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә…

      Бу урында минем күзләрем ничектер Гаяз күзләре белән очраштылар. Аның рәхимсез төс алган кара күзләре миңа туктарга кушалар иде. Мин аны бик яхшы аңладым. Ләкин күңелемдә туган мин-минлек тойгысы миңа туктарга ирек бирмәде, мин Гаязның күзе белән генә әйткән уйларына кычкырып җавап бирдем:

      – Курыкма, Гаяз, мин үземнең кайда икәнлегемне онытмыйм, кайда икәнлегемне бик яхшы беләм.

      Низамыйның йөзенә бер секунд эчендә өч-дүрт төрле чырай чыкты. Күзләре бер ачылып, бер кысылып Гаязга төбәлделәр. Гаяз кинәт кызарды, кинәт агарды. Күзләре кысылып кискенләштеләр. Мин берсенә дә әһәмият бирмәдем, бары да көлке тоелды. Үземне җиңүче хисаплап кычкырып көлдем дә башлаган сүземне дәвам иттердем:

      – Әйе, авылыбызның мәдәни көчләре исәнлегенә, мәҗлесебезнең чәчәкләре Маһибикә туташ белән Зоя иптәшләр исәнлегенә күтәрәм. Ягез, минем белән.

      Гаяз ашыгыч рәвештә рюмканы кулына алды да: «Миңа коньяк ярамый, эчә алмыйм», – дип, читкә куйды. «Коньяк» дигән сүзне аерым басым белән әйтүеннән миңа да эчмәскә кушканлыгын аңладым. Ләкин күңелемдә туган тискәре мин-минлек тагын котыртты мине, батырланып кычкырып җибәрдем:

      – Ә менә мин күтәрәм!

      Мин сары эчемлек белән тулы рюмканы авызыма китердем. Коньякның авыр исе миңа ягымлы тоела иде. Эчәм генә дигәндә, тыштан, урамнар арасыннан, ерактан, тирәннән яңгырап, Имәли шакылдавыгы ишетелде:

      – Тук-та… тук-та… тук-та!..

      Кинәт бөтен тәнем өшеп китте. Батырлыгым каядыр югалды. Хәлсезләнеп, урындыгыма ишелдем, йөзем өстәлгә капланды…

      Гаяз, урыныннан торып, минем яныма ашыкты:

      – Җитте аңа, ул исерде, аның бит беренче эчүе, – диде ул, ниндидер ярым пышылдап чыккан шомлы тавыш белән Низамыйларга аңлата башлады.

      Ләкин ул минутта мин айныган идем инде. Имәли шакылдавыгы мине тәмам акылыма китергән иде. Моннан