Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
турында онытылып бәян итә. Шәрык дигәннән, шул җылы якларда яшәүче халаекларның арадашчысы – гарәп һәм фарсы телләрен су урынына эчә, күп кенә хакимнәрнең акыллы сүзләрен үз телләрендә мисал итә, робагыйларын укып күрсәтә. Инде кайтып, дөнья хәлләренә күчсә, саф ана телебездә әллә ниләр сөйләп бетерә. Абдулла малай чагында укыган Карышбаш мулласы Мостафа тыңлап торса, шик юк ки, Габделрахманны дәһри дияр иде. Чыннан да, дин вә шәригать мәсьәләсендә үзен бик иркен тота ул, надан муллаларны, белем дәрьясында сай йөзүче хәлфәләрне мыскыл белән телгә ала хәтта. Аның йорты тирәсендә чуалгач сизенә Абдулла: остазы өендәге хатын-кызларның йөзләрен ир-аттан яшерү-яшермәү хакында да ничектер битараф кебек. Юк, аны хак динебез исламга тел тидерә дип әйтә алмый Абдулла. Киресенчә, дин кануннарын да, шәригать өйрәтүләрен дә бик төгәл белә Габделрахман мулла, аларны җиренә җиткереп үти, шәкертләренә дә тәфсилләп аңлата. Алай да һәр вәгазен:

      – Томаналыктан качыгыз, наданнардан читләшегез, телләр өйрәнегез, төрле фәннәр белән шөгыльләнегез, – дип тәмамлый.

      Өлкәнрәк шәкертләр сөйләвенә караганда, Габделрахман бик шәп хәттат та икән әле: бик матур һәм дөрес итеп китаплар да күчереп яза икән мулла.

      Тайсуган мәдрәсәсе һәм аның дәмулласы хакында барын да белеп, аңлап бетерми әле Абдулла. Шулай да тоя: ничектер башкаларыннан үзгә мәдрәсә бу, ниндидер нуры бар сыман, һәрхәлдә, дөньяны танып белү мөмкинлеге күбрәк, җанга азык мулрак. Әле яңа гына ачылган булуына карамастан, шәкертләрнең әллә кайлардан – Казан, Уфа якларыннан, хәтта Урал аръягыннан килеп укулары юкка түгел, күрәсең.

      Җыену озакка сузылмады, шул җиңелчә кулдан кузгалдылар. Абдулла хәтта башындагы киез эшләпәсе белән аягындагы кәвешен алыштырырга, җиләнен салып, бишмәт кияргә дә өлгермәде.

      Авылны чыгуга ук куе әрәмәлек башлана. Көз инде аны вәйран иткән: шомыртларның бурлаттай яфракларын, талап, җиргә түшәгән, моңа кадәр ямь-яшел утырган талларны кайнар су белән пешекләгәндәй ләшперәйткән. Алай да җәй әле бөтенләй китмәгән кебек. Әнә ул кипкән сарут, бөтерелгән сары яфраклы әрекмән төпләрендә посып ята сыман. Аяк асты катырган булуга карамастан, мәңге тансык җир исе, иегән үлән исе күңелне алгысыта – ямьле җәйләргә дәшә. Сукмактан эчтәрәк кышка калган кошларның чыкырдашуы җәйне юксыну хисен көчәйтә генә.

      Инде шактый юл үттеләр. Ләкин Габделрахман ешлыкка борылмады, иңбашына эленгән җәясен кулына алмады, тирә-якка карана-карана, хозурланып, Зәйгә төшә торган такыр сукмактан атлый бирде. Сөңгесен таяк итеп уң кулына тоткан Абдулла аны ашыктырмады. Икәүләп сунарга беренче чыгулары түгел, шәкерте остазының гадәтен белеп бетерде инде: киек-җәнлек тотарга чын-чынлап ниятләгән булса, болай ук еракка китмәс, әрәмә эченә борылыр иде Габделрахман. Нигә дисәң, кош-корт, киек-җанвар әле моннан биш-алты ел элек кенә килеп утырган авыл халкыннан өркергә өлгермәгән, ындырлар артында ук көтүе-көтүе белән йөриләр, мал-туарга, иген-таруга зыяннары да байтак. Һәрхәлдә, теләге булса, инде,