Тукта, гомер бакый башыннан китмәгән, бөтен тормыш юлында якты өмет, ихлас ышаныч булып балкыган әлеге изге ният аның күңелендә кайчан вә кайда бөреләнеп, шытып китте соң? Үзе туып үскән Карышбаш мишәрләре арасында андый гөнаһлы уйларга урын юк сыман иде ләбаса. Ул чакта әле мишәрләрдә җир җитәрлек, ясак түләмиләр, башка халыклар күргән җәбер-золымнарны белмиләр иде. Алар даими падишаһның ышанычлы, йомышлы кешеләре булдылар, аңа җан-тән белән хезмәт иттеләр. Алайса, каян килеп керде соң ул тәшвишле уй Батырша башына? Ә, әйе, Зәй буенда Казан татарлары белән аралаша башлагач, шунда гомер ишетмәгән-күрмәгән золмәтнең шаһиты булгач, миенә калка башлады ул вәсвәсәле фикерләр. Яраткан имамы вә мөдәррисе Габделрахман исә шул коткылы уйларына әбелхәят суы сипте.
Ак патшага илтә торган гомер озынлыгы юл шул көннәрдән, нарасыйдай саф, гөнаһсыз шук малайдай елгар Зәй буеннан башланды микәнни соң? Аннан бирле бит инде күпме сулар акты, айлар-еллар үтте, теле-гакылы белән дә, эше-гамәле белән дә тырышты, хаҗга ашкынган диндардай, пайтәхеткә омтылды Батырша. Падишаһка әйтәсе сүзләрен гомере буе барлады, гыйбарәләрен чарлады, шомартты. Вә әй хәсрәт, шәфкатьлеләрнең шәфкатьлесе дип йөрткән падишаһы каршына үз аягы белән килеп егыла алмады. Инде кул-аяклары богаулы хәлдә, зобаниларның көтү-көтү сагы астында пайтәхеткә килеп җиткәч тә, ак падишаһның нурлы йөзен күрү, агулы дуен булып күңеленә утырган зар-моңнарны сөйләп бирү насыйп булмады. Галиҗәнапның вакыты юк дип, кулына каурый каләм тоттырдылар, төргәге белән ак кәгазь, чыра бирделәр, патшага җиткерәсе сүзләреңне тез, диделәр. Ул язды, көннәрен дә, төннәрен дә язды. Айлар буе язды, еллар буе. Тик белмәде: падишаһка барып җитә алдылармы аның йөрәгендәге ялкынга манып язган сүзләре. Юктыр, Батырша кырыкмаса-кырык тапкыр кәгазьгә төшергән золымлыклар,