Батырша. Замит Рахимов. Читать онлайн. Newlib. NEWLIB.NET

Автор: Замит Рахимов
Издательство: Татарское книжное издательство
Серия:
Жанр произведения: Литература 20 века
Год издания: 1992
isbn: 978-5-298-04233-8
Скачать книгу
аган уйларын кәгазьгә төшереп утырган Батырша җитү чәчле чал башын күтәрде, каршындагы яктылык чыганагына беравык карап торды, кулындагы каурый каләме тавышсыз гына гарәпчә нәкыш белән чуарланган юллар өстенә төште. Аннан кушкуллап каршындагы чырага үрелде – беләгендәге богау чылбыры зыңлап куйды. Чыраның борынын – инде каралып кәкрәергә өлгергән күмер кисәген сындырып алды да таш идәнгә төшереп җибәрде: ярыйсы гына яктырып китте. Батырша кабат урынына – шомарып беткән чыршы бүкәненә чүкте дә әле генә үз куллары белән сырланган юлларга текәлде: «Вә һәрнәрсә кем кадерле вә газиздер. Аның чурасында сакчылары бардыр. Гөлләр шаһының сакчысы – чәнечкедер, мәгарәдәге хәзинәнең сакчысы – аждаһадыр. Шуның шикелле падишаһлар да зиннәтле сарайларында чит-ятлардан саклана булыр. Зөбәрҗәт диңгез төбендә әбелхәят золмәттә икән, соңгысының гыйззәт вә шәрәфәт бәһасе бөтен дөнья хәзинәсенең мең бәясенә тиң. Падишаһлар – әбелхәят мисалыдыр. Хакыйкать тереклек чишмәсе икән, падишаһлар – тереклек чишмәседәй хакыйкать иясе. Ә мәрхәмәтле вәзирләре һәм наибләре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр бәрабәрендә, ягъни хакыйкать чишмәсен куәтләндерер затлар, ә залимнәр шул чишмәгә үткәрмәс золмәт мисалыдыр. Падишаһлар, бәлкем, тагын да шәрәфәтле вә мәрхәмәтлерәктер. Шуңа күрә аңарга ирешер юлда манигъ-киртәләр дә биегрәк һәм ныграктыр. Аларны искиткеч ныклык вә гайрәт белән генә ерып йә аша атлап булуы ихтимал. Ә мин, горбәтлектә йөрегән бер бәндә, залимнәр золмәтен, манигъ-киртәләрне үтә кичеп, ул хакыйкать-мәрхәмәт чишмәләренә җитешеп, сусавымны бастыра алырмынмы? Бер әмәлен табып, гөнаһ корабыма утырып, диңгезләр кичеп, манигълар җимереп, олуг падишаһыма ирешсәм икән, дәю фикерләдем».

      Кинәт Батыршаның тәне буйлап яшен ташы узгандай булды, сары суккан йөзе башта агарды, аннан бүртенеп кызарды. Аһ, нәрсә бу?! Чыннан да, аның куллары – берәүгә дә баш бирмәс гыйсъянчы куллары белән язылган юллармы соң болар?! Ул – берәү алдында да гомер мескенләнмәс, төрле бәйгеләрдә, бәхәсләрдә җиңелүне белмәс мәгърур Баһадиршаһныкымы бу көяз сүзләр?! Кинәт хәлсезләнеп калганын тойды, бер-беренә богау чылбыры белән тагылган куллары, аңа буйсынмастан, алдындагы тимер өстәлгә төште – корыч чыңлап куйды. Ишек катындагы тәбәнәк утыргычта йокымсырап утырган сакчы күзләрен ачты, каударланып, билендәге кылычы сабына ябышты, куркынган карашын тоткынга төбәде. Ләкин шикләнерлек берни дә юк иде. Шәрә ияген богаулы куллары өстенә куйган Батырша каршындагы тәбәнәк диварның иләмсез тупас ташларына карап каткан. Солдат, кулын кылычыннан алып, ипләбрәк утырды һәм кабат күзләрен йомды.

      Аҗаган балкышы булып әле генә башына килгән фикердән тетрәнеп куйды Батырша. «Гөлләр шаһы әбелхәят мисалы. Тереклек чишмәседәй хакыйкать иясе», – дип, мыскыллы пышылдады аның иреннәре. Шулай да булсын, әлеге сүзләрдә ихласлык бар. Ни генә димә, ул гомере буе падишаһка чын күңеленнән инанды, падишаһ гаделдер, шәфкатьле вә мәрхәмәтледер, дип тәкрарлады. Бу аның, риялануы булмыйча, йөрәгендә егет чагында ук тамырланып, даулы гомере юлында ныгыган иманы иде. Бүген, әле менә шушы мизгелдә, әнә шул иманы чатнады түгелме соң?!

      Хуш, патша хәзрәтләренә әйтелсен дә ди купшы мәдхияләр. «Мәрхәмәтле вәзирләре вә наибләре әбелхәяткә кояр вак чишмәләр бәрабәрендә» дигәне каян килеп кергән диген? Улмы белми аның наибләрен, улмы күрмәде аның түрәләренең залимлеген?! Оренбург җиренә губернатор итеп җибәрелгән баш наибе Неплюев генералны гына ал. Аның тугрылыгы, намуслылыгы хакында халык арасында риваятьләр йөри. Ә чынында никадәр мәкерлелек, икейөзлелек ул бәндәдә! Башкортлар белән кыр- гыз-кайсакларны бер-беренә кылыч-ук күтәртүче шул, Казан татарлары белән башкортларны дошманлаштыручы да шул ук эт җан. Оренбург җирендә яшәүче халаекларны, төрле болаларда катнашканнары өчен, үз куллары белән асып кисмәсә дә, аларны меңәрләп-меңәрләп кырдыручы, гомер сөргән, ата-бабалары рухын саклаган бихисап авылларын яндырып вәйран иттерүче, колак-борыннарын кистереп, төмәне-төмәне белән сөргенгә олактыручы, бер гөнаһсыз нарасыйларны, шул сабыйларны назлаудан башканы белмәгән аналарны чукындырып, көтүе-көтүе белән коллыкка саттыручы да шул ук Неплюев губернатор лабаса! Батыршаның халыкны үгетләве һәм кыздыруы буенча яу купкач, Оренбург ахуны Ибраһим исеменнән ялган кәгазь яздырып, татар-башкортлар арасына тараттыруына, өлкән дин әһеле исеме белән аларны күндәмлеккә өндәвенә генә бак син. Шайтанның да башы җитмәс моңа. Аныкы җиткән. Вәлинигъмәт Ибраһим ахун халыкка күп җәбер-золымнар, бәла-казалар һәм кыерсытулар күрсәткән ул губернатор турында: «Каһәр суккан дуамал янарал вә тинтәк», – дия торган иде. Сүзләре хак булды бит тәки.

      Ярый, губернаторы шундый булсын да ди. Анысы, ни әйтсәң дә, үз кешең түгел, кара йөрәк, кяфер. Шул залимнең уң кулы булып йөрүче алдакчы карт дуңгыз Котлымбәт морзага бак тагын. Татар-башкортларга золым-золмәт, җәбер-җәфа, бәла-каза китерүдә һич чик белмәде. Килмәк абыз-Акай һәм Карасакал яуларын бастыруда миһербансызлыгы, кансызлыгы хәттин ашты: халыкны асты-кисте, сөргенгә куды, кол итеп сатты, түбәсе-түбәсе белән авылларны яндырды, иләүләрне вәйран кылды, кыз-хатыннарны хур итте, балаларны ятим калдырды. Халык аны юкка гына «Шайтан морза», «Котырган Тәфтиләү» дип атамады шул. Аның ерткычлыгы, каһәрләре, җәзалары һәм кансызлыгы хакында җыру бер дә юктан туган дисеңме? Ничек әле?

      Тәфтиләүнең менгән,