Вә әй хәсрәт! Яныш күк хәсис старшинадан башка ни өметләнерсең?! Аның белән дуслыгы камил түгел иде Батыршаның. Заһирдә кеше алдында дус булып, батинда эчтән дошман иделәр. Батырша мулла аңа баш бирмәде, әмерләрен үтәмәде, түрәләргә табак тотуын хупламады. Шуңа да Яныштан этлектән башкасын көтмәде. Ә менә Сөләйман старшинаның хыянәте бөтенләй өнсез итте аны. Һәр икәве мишәр, һәр икәве чын мөселман – гомер бакый серләре уртак булды, бер сынык ипине урталай сындырып кабар ихлас дуслар иделәр. Нәтиҗәдә ни килеп чыкты соң? Батырша соңгы өмете итеп аңа килеп егылгач вә, язмышын җиңеләйтү нияте белән Уфа приказына барып: «Үзе бирелде», – дип әйтүен үтенгәч, Сөләйман аның кул-аякларына богау салды, көчле сак астында генераллар кулына тапшырды. Ихтилал башлыгын тоткан кешегә тәгаенләнгән мең сум ярлыкаш акчасын алу өчен. Йә, моннан да хаинлек булырмы?!
Түрәләр дигәннән, мишәре-башкорты булмасын, урысы булмасын – бары да бер залим. Мал дигәндә, халаеклар өстеннән хакимлек итәргә дигәндә, теләсә нинди әшәкелеккә, этлеккә, нәҗеслеккә әзерләр. Нугай юлы старшинасы Сатлык соң. Еландай телләре белән ни әйтте аңа Батырша: «Завутларга, завут крәстияннәренә тимәгез, йомышлы урыслар белән эш урыслары бер түгел, алар да татар-башкорт ярлы-ябагае кебек үк золымлыкта яши», – диде. Шәкертләрен җибәреп, шул сүзләрне кат-кат ишеттерде. Сатлык старшина исә, үз кешеләрен туплап, барыннан элек Әүҗән-Петров заводына һөҗүм итте: урыс крәстияннәренең малларын куып алып китте, алар ташыган утынны, алар салган күперләрне яндырды,